ШАЯН ТВ каналы зур конкурс игълан итә

-- Лейла

Апрель – бөек шагыйребез Габдулла Тукай туган ай. Шул уңайдан, Шаян ТВ каналы “Апрель ае – Тукай ае” дигән рәсем бәйгесе игълан итә.

 

Аның шәхесенә, иҗатына, туган ягына, Казандагы Тукай исемен йөрткән истәлекле урыннарга, әдәби музеена багышлап ясалган рәсемнәрегезне 20 апрельгә кадәр konkurs@shayantv.ru почтасына җибәрегез.
21 апрельдән https://shayantv.ru сайтында рәсемнәр өчен тавыш бирү булачак. 30 апрель көнне җиңүчеләрне билгеләячәкбез. Җиңүчеләр Г.Тукай әдәби музеена @muztukay экскурсия, Татарстан китап нәшриятының балалар редакциясе мөдире Айсылу Галиева @tatkniga һәм “ШАЯН ТВ” каналыннан истәлекле бүләкләргә ия булачак.

Бәйле