Ялганласаң — 15 мең штраф!

Башкортстанның Кырмыскалы районында яшәүче 26 яшьлек хатын-кыз коронавирус турында ялган яңалык язган өчен штраф түләячәк. Бу хакта Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кыз социаль челтәрдә COVID-19 таралышы турында дөрес булмаган мәгълүмат урнаштырган. Басмада хәбәр ителгәнчә, район дәваханәсенә коронавирус инфекциясе белән зарарланган кешеләрне китергәннәр, шуңа бәйле рәвештә пост авторы гражданнарны урамга чыкмаска өндәгән.

Ачыкланган хокук бозу материалларын судка тапшырганнар. Анда кызны Русиянең Административ хокук бозулар кодексының 13.15нче мәддәсе буенче гаепле дип тапканнар.

Нәтиҗәдә, аны 15 мең сум күләмендә штраф түләргә мәҗбүр иткәннәр.

 

Чыганак  «Кызыл таң»

Бәйле