«Ел ахырына кадәр алмаштырмасаң да була»

Русия Президенты Владимир Путин гамәлдә булу вакыты 1 февральдән 15 июльгә кадәр тәмамланган яки тәмамланачак паспортларны һәм машина йөртү таныклыкларын гамәлдә дип тану турындагы указга кул куйды.

Указ шулай ук 1 февральдән соң 14 яше тулган гражданнарга паспорт алмаска һәм туу турында таныклыкны яки чит ил паспортын шәхес таныклыгы буларак кулланырга рөхсәт итә.

Шулай ук Президент чит ил кешеләре өчен срогы чыккан визалар һәм Русия территориячендә яшәүгә рөхсәтләр гамәлен 15 июньгә кадәр озайтты.

"Өмет"

Бәйле