«Хакы төшә, диләр!»

Нефтькә хаклар төшсә, бензин хаклары да төшәргә тиеш. Әмма бездә бу хәл киресенчә борылыш ала. Бу юлы да, кара алтынга хаклар түбән тәгәрәгәч, кешеләр бензин бәясе кимер дип өметләнде.

Һәм шулай булып чыкты да  кайбер төбәк кешеләрнең өметләре акланган – анда бензинга хаклар төшкән. Бу хакта Русиянең Ягулык-энергетика комплексы үзәк диспетчерлык идарәсе белдерә.

Ил буенча “Аи-92” бензинының бәясе 4 тиенгә — 43,04 кадәр төшкән. “Аи-95”  өч тиенгә арзанланган,  46,1 сумга калган. Бензинга хаклар Алтай крае һәм Алтай Республикасында “Аи-92” 23 тиенгә кимеп, бер литр ягулык  40,73 сумга калса,  “Аи-95” 13 тиенгә кимегән һәм ул  43,26 сум тора.

Ә дизель ягулыгына хаклар, киресенчә, арткан. Җәйге” ягулык, 59 тиенгә кыйммәтләнеп, 46,96 сум тәшкил иткән. Кышкы солярканың хакы 13 тиенгә арткан.

"Өмет"

Бәйле