«Бу вирус лабораториядә уйлап табылган?»

Элегрәк АКШның «FOX» телеканалында яңа төр вирусның ярканаттан кешегә институт лабораториясе шартларында тапшырылуы турында сюжет чыга. Телеканал үз чыганакларына сылтана, әмма дәлилләр китерми.

Соңрак «Washington Post» гәзите америка дипломатлары 2018 елның мартында Уханьдәге лабораториягә килүе турында яза. Сәфәр нәтиҗәләре буенча алар Вашингтонга Уханьдәге лабораториянең торышы турында ике телеграмма җибәрә. Телеграммаларда лабораториядәге хәвефсезлек системалары һәм процедуралары кимчелекләренә бәйле рәвештә дипломатларның борчулары чагыла.

Институт лабораториясендәге галимнәр белән аралашканда, алар, имеш, персонал арасында квалификацияле техниклар җитмәвен сизә. Шул ук телеграммада лабораториядә югары дәрәҗәдә хәвефсезлекне тәэмин итүче персоналның җитмәве турында әйтелә.
Америка дипломатларының лабораториягә соңгы визиты 2018 елның 27 мартында булды, дип яза «Washington Post».

Димәк, к-вирус лабораторидә уйлап табылган? Дөресен әйткәндә — без белмибез, берсе дә белми. Бастырылган мәгълүматтан чыгып, конкрет хокук бозулар турында сөйләү авыр, дәлилләр юк.

Әлегә галимнәр һәм белгечләрнең вирусның кешегә кыргый хайваннан, фаразланганча, ярканаттан бирелүе турында гипотезасы билгеле.

чыганак "Кызыл таң"


Фото: bbc.com сайтыннан.

Бәйле