Кибеттән алынган азык-төлекне ничек дезинфекцияләп ашарга?

-- Лейла

⠀ Кибеттән кайтканда ук, сатып алган продуктларны кайда урнаштырачагыгызны уйлап куегыз. Мәсәлән, барлык азык-төлекне өстәлдә, яки коридорда гына пакетлардан алып, урнаштыра башлагыз.

Урамнан өйгә кергәч үк, кулларны кичекмәстән сабын белән юарга һәм аннан соң гына продуктларны урнаштыруга керешергә кирәк.

Кибеттән кайткан пакетларны спирт яки санитайзер белән эшкәртегез. Ә иң кулае, сатып-алулар өчен киндер сумка тотыгыз. Азык-төлекне урнаштырганнан соң, аны тиз арада юарга була.

Продуктларны эшкәртү

Яшелчә һәм җиләк-җимеш⠀
Җимешләрне сабынлы суда яхшылап юарга кирәк. Яшел тәмләткечләрне, җиләк-җимеш һәм яшелчәләрне суда 10-15 минут тотарга, ә аннары су астында юарга киңәш ителә.
Уңайлы булсын өчен, продуктларны дуршлагка салыгыз да, кайнар су белән бөркеп алыгыз. Соңыннан, бу процедураны салкын су белән кабатлагыз. ⠀

Йомырка

Йомырка пешерергә, яки аның белән ризык әзерләргә тотындыгыз икән, иң элек, аны сабынлы суда яисә сода эремәсендә юарга кирәк. Аннан соң аларны сөлгегә куеп киптерергә һәм салфетка белән сөртеп алырга.

Пластик төргәкләр

Герметик төргәктәге азыкларны краннан агучы су астында сабын белән яисә савыт-саба юу чарасы белән юыгыз, аннан соң корылатыгыз.
Мөмкинлегегез булса, бу әйберләрне контейнерларга салыгыз, ә төргәкләрен — ташлагыз.

Ресторан һәм кафедан алынган азык

Барыннан да элек, сезнең заказыгыздагы азыкларның герметик савытларга салынуы турында ачыкларга кирәк.

Курьер китергән заказны алганнан соң, барлык контейнерларны антисептик яки спиртлы салфеткалар белән яхшылап сөртергә, ә кулларны яхшылап юу мәслихәт.

Азыкларны исә, өегездәге үз савытларыгызга салыгыз, ә алар китерелгән төргәкләрне юк итәргә киңәш ителә.

Чыганак: Шәһри Казан

Бәйле