Татарстанда коронавирусның 57 яңа очрагы теркәлгән: яшь категориясе шак каттыра

-- Лейла

Шулай итеп, 23 апрельгә Татарстанда коронавирус йоктыручылар саны 412гә җитте. Россиядә 62733 очрак теркәлгән.

Татарстанда бер тәүлек эчендә коронавирус йоктыручылар саны тагын 57гә арткан. Шуларның 50се — моңарчы инде авырган кешеләр белән элемтәдә булучылар. 53 авыруны өйдә дәваларга булганнар.

Яшь категорияләр:

18 яшькә кадәр – 20
18дән 30га кадәр – 3
30дан 50гә кадәр – 14
50дән 60ка кадәр – 12
60тан 70кә кадәр – 5
70тән 80гә кадәр – 3

География:
🔻Казан – 20⠀
🔻Чаллы – 6⠀
🔻Әлмәт районы – 2⠀
🔻Арча – 2⠀
🔻Биектау – 2⠀
🔻Чүпрәле – 6⠀
🔻Яшел Үзән – 1⠀
🔻Кукмара – 1⠀
🔻Лаеш – 10⠀
🔻Түбән Кама – 4⠀
🔻Тукай районы – 1⠀

Шулай итеп, 23 апрельгә Татарстанда коронавирус йоктыручылар саны 412гә җитте. Россиядә 62733 очрак теркәлгән.

Чыганак: Шәһри Казан

Бәйле