Коронавирустан үлүчеләрне ярдыру нәрсә турында сөйли?

-- Лейла

Бу авыруларның элек тә сәламәт булмаганлыгы ачыкланган. Кайсы авырулар зур куркыныч тудыра соң? Коронавирустан үлгән пациентларны ярдыруның беренче нәтиҗәләре билгеле булды.

 

Белгечләр эпидемия корбаннарында бик күп авырулар тапкан. Әлеге нәтиҗәләр турында Германия һәм Швейцария табиблары хәбәр итте. 22 марттан 11 апрельгә кадәр Европа һәм Швейцария табиблары тарафыннан коронавирустан үлгән 65 кешенең гәүдәсе ярылган. Үлгәннәрнең барысы да төрле авырулардан интеккән булган. Алар арасында иң киң таралганы — кан басымы, инфаркт, йөрәк авырулары. Үлем очрагының 46сында элек үпкә авырулары булганы билгеле. 28 очракта органнарны күчереп утырту, 16 кеше деменция белән интеккән. Калганнарда яман шеш, симерү һәм шикәр чире теркәлгән. Швейцария клиникаларының берсендә әлеге вакытка 20 үлгән кешене ярганнар. Табиблар хәбәр иткәнчә, үлгәннәрнең кайберләре элек тә үпкә ялкынсынуы белән интеккән. Табиблар аларда үпкәдә микроциркуляциясе бозылуын күргән. Бу аларда кислород алмашу процессы бозылуы турында сөйли. Нәкъ менә шуңа күрә коронавирус вакытында үпкәләрне вентиляцияләүдә кыенлыклар килеп чыга. Шул ук вакытта барлык пациентларда да югары кан басымы күзәтелгән булган. Күпләр артык авырлыктан интеккән. Вафат булучыларның күбесе ир-егетләр булган.

Чыганак: Кызыл Таң

Бәйле