Британия медиклары карантин чараларын катгый үтәүчеләргә һәм өйләреннән чыкмаучыларга D витамины эчергә киңәш итә. Белгечләр сүзләренә караганда, бу кояшта йөрүне компенсацияләргә мөмкинлек бирәчәк. Тышта йөремәгән кеше D витаминын җитәрлек дәрәҗәдә алмый, чөнки организм аны кояш нурлары астында җитештерә.
Көндә D витаминын өстәмә куллану, организмга сөякләрнең, тешләрнең һәм мускулларның сәламәтлегенә ярдәм итүче кальций һәм фосфатларны яхшырак үзләштерергә мөмкинлек бирәчәк дип белдерә экспертлар. Кояш яктысыннан тыш, витаминның башка чыганаклары булып йомырка сарысы, ит һәм майлы балык тора.
Англия иҗтимагый сәламәтлек саклавының баш диетологы Элисон Тедстоун, D витамины коронавирус йоктыру куркынычын киметми һәм анардан дәвалануда ярдәм итми дип билгеләп үтә.
Чыганак "Өмет"