Мәгълүмат чаралары: 51 яшьлек хатын әнисен кыйнаган

3 ай дәвамында әнисен кыйнаган хатын суд каршына басты. Татарстанда яшәүче хатын ирегеннән мәхрүм ителде.

Ул кеше кыйнауда гаепләнде. Тикшерү ачыклаганча, Баулыда яшәүче 51 яшьлек хатын өч ай дәвамында 79 яшьлек әнисен вакыт-вакыт кыйнаган һәм һәм төрлечә мыскыл иткән. Әлеге җинаять өчен хатынны өч айга иректән мәхрүм иттеләр. Шулай ук аңа алкоголизмнан дәвалану курсын узарга кирәк булачак. Өлкән яшьтәге ананың сәламәтлегенә зыян салынгандыр. Алары, бәлки, төзәлер, тик күңел яраларыннан гына дәва юк…

Чыганак "Кызыл таң"

Фото: pixabay.com

Бәйле