«Хастаханәдә коронавирус таралуны туктатуга ирешеп булмый»

Башкортстанның Бәләбәй үзәк район дәваханәсендә яңа коронавирус белән күпләп чирләү очрагы теркәлгән.

Ул үзенең масштабы буенча Г.Г.Куватов исемендәге республика клиник дәваханәсендә булган СOVID-19 таралу вакыйгасыннан соң икенче урында тора. Бу хакта 28 апрельдә үткән брифингта Роспотребнадзор вәкиле Венер Изикаев сөйләде.

Хастаханәдә коронавирус таралуны әлегә туктатуга ирешеп булмый, дип хәбәр итте республиканың сәламәтлек саклау министры урынбасары Ирина Кононова. Аның әйтүенчә, Бәләбәйдәге вакыйга да Куватов исемендәге дәваханәдә булган хәл кебек үсеш ала. “Бар эшләр дә күрсәтмәләргә ярашлы оештырыла, әмма, ни кызганыч, вирус йоктыруның яңа очраклары арта”, – диде ул.

Әле СOVID-19 диагнозы расланган 44 пациент, шул исәптән медицина хезмәткәрләре дәваханәдә ята.

Әйтергә кирәк, коронавирус йоктыручылар саны буенча да Бәләбәй, Уфадан кала, икенче урында тора. Биредә 240 кеше вирус йоктырган дип санала.

Чыганак "Өмет"

Бәйле