— Әни, мунча өлгерде, әйдә юындырып алып чыгам. – Килененең йомшак кына эндәшкән тавышына Хакимә карчыкны уйлар йомганыннан чыгарды.Ул бүген төн буе керфек тә какмый, чорналып-буталып, төйналеп беткән гомер йомгагын сүтте дә сүтте шул…
Бар дөньяны канлы күз яшенә, әрнү-сагышка батырган каhәрле сугыш бетүгә дә биш еллап узып бара. Ә Хәкимәгә йөрәген бирергә әзер торучы бер генә солдат та hаман юк. Ә кыз көтә. Көтми ни, озакламай утыз яшь тула бит. “Утырган кыз урыны белән”, — дигән сүз халыкта йөри дә соң.Кая соң Хәкимә көткән урын? Сабыр иткән – морадына җиткән шул. Килде бит кызга мәхәббәт, килде! Әкияттәге баhадир батыр көтмәде кыз, чөнки сугыштан ир-егетләрнең күбесе гарипләнеп кайтты. Беренче группа инвалид Хәмиткә кияүгә чыкты. Күпләр моңа аптырады.”Үзе дә чак-чак йөреп торган ир дөнья көтә алырмы? Гөмер буе Хәкимә газап эчендә йөзәргә әзерме?”, — дип кызның күзенә карап та әйтүчеләр табылды. Аларга кызның җавабы катгый иде.
-Нигә көтмәскә, көтәбез аны, ходай безгә җан биргән икән, юнен дә, ярдәмен дә бирер, Алла бирса. Гарип булса ни, күпләргә гарип тә юк бит әле.Тән ярасы төзәлер ул, җан җылыңны җәлләмәсәң. Мин аны аякка бастырам, үләннәр белән дәвалыйм, ходай гомерен генә бирә күрсен. Бүрек – бүрек ул. Бүрек сүзе үтә hәркайда. Парлашып бер урам буйлап үтүе генә ни тора!
Чынлап та, ходай кодрате, врачлар дәвасы, Хәкимә тырышлыгы тәрбиясе белән Хәмит көннән-көн алга барды. Озакламай ул җиңел генә колхоз эшенә дә чыкты.Ә Хәкимә ире янында май кояшыдай балкып кына йөри. Алар бик тату, бер-берсен күз карашлары аша яратып кына тора.
Яшь гаиләне күңелле мәшәкатьткә чорнап уллары Камил тугач, өй эче бәхет белән тулды. Хәмит улы яныннан бер дә китми. “Минем дәвамым -өметем бит син!”, — дип сөенеп бишек тирбәтә. Яшәү өчен үлем белән көрәшкән яшь яугир Хәмит hәр көн өчен куана, ул бүләк иткән өчен хатынына рәхмәтләр әйтеп, иркәли-иркәләнә, яратып туя алмый. Ходайга шөкер, яшим бит, якты дөньяда яшим бит дип, бар тырышлыгын –көчен салып гаилә арбасын тарта башлый.
Кызлары Камилә тугач, гаилә тагы да түгәрәкләнеп китә. Ата-ана бик шат. Камил бик иртә кул арасына керде. Әтисе ни кушса, йөгереп тизрәк эшләп куя. Укуы да әйбәт.Булыр бала биләүдән билгеле бит. Әти-әнигә әзме-купме ярдәм булыр дип, тимер-томырга кулы ятып торган малай-үсмер hәр елны классны тәмамлау белән урып-җыю чорында комбайнер ярдәмчесе булып көч сала.
Техника дип янып торган егетне җитәкчеләр дә тиз күреп ала hәм аны колхоз стипендиаты итеп югары авыл хуҗалыгы институтына механика факультетына укырга җибәрә. Аттан ала да туа, кола да туа, дип юкка әйтмиләр.Камилә холкы белән абыйсының нәк киресе.Иркә, җилбәзәк, үссүзле, холыксыз. Иллә-мәгәр биш әйтмичә кузгалмый, эшне җиренә җиткереп эшли алмый. Күпмеләр аңлатма, өйрәтмә, күрсәтмә кызыйга барыбер миннән киткәнче, иясенә җиткәнче кебегрәк. Ә менә уен-көлке, кич чыгулар аныкы инде. Ата-ана да аптырый, берничек тә җайга килә торган түгел.Укуы да чиле-пешле, сигез 8 класс бетергәч тә ун айлык сатучылар курсын тәмамлап шәhәр ягына чыгып китте…
Кояшлы, ямьле җәй көне. Хәкимәләр йортына бербюлы ике шатлык килеп керде.Уллары Камил югары белемле инженер-механик дипломы белән бергә чибәр кәләш тә алып кайтты.
–Менә, әти-әни, кадерлеләрем, котлагыз. Улыгыз белемле hәм кәләшле, ә сез киленле булдыгыз.Исеме Дарина – укытучы, чуваш кызы.
Ата-ана каршында уңайсызланып зифа гәүдәле, җирән чәчле, зур зәңгәр күзле, кояш кызы-сипкелле битле киленкәй-балакай басып тора. Кыюсыз гына, исәнмесез, әти-әни, дип, икесен берьюлы кочып алды. Кыздан сафлык бөркелә иде.
Бераздан әти кеше телгә киллеп, күңеле тулып, рәхмәт балалар, бәхетле булыгыз, диде. Ә ана ләм-мим.Килен ягына утлы күз карашын ташлап өтеп алды, әммә бер сүз дә дәшмәде. Үпкәләде улына, әйтми-нитми чуваш кызы ияртеп кайткан бит әле. Татар кызы беткән диярсең дөньяда?Ачуы бик килсә дә, иренең дәрәҗәсен төшерәсе килмәде. Ул ризалык бирде ич.
Әнисенең кәефе төшкәнен Камил бик тиз сизеп алды. hәм чәй өстәле артында сүз башлады.
-Әти-әни, мин сезне бик яратам.Сезнең ярдәм белән белем алдым. Рәхмәт сезгә. Сез – минем горурлык. Кәләшем Даринаны да өзелеп яратам. Ул – бик акыллы, сабыр холыклы, уңган. Бер минут та тик тора алмый. Татарча да, чувашча да, русчада да чатнап тора, ачык йөзле, теле йомшак. Укытучы. Авылдашлар белән уртак тел таба алыр. Минем гомерем, бәхетем, киләчәгем – Даринада. Миңа башка беркем дә, хәтта биш татар кызы да кирәкми. Алыштырмыйм аны. Безгә бары бәхет кенә теләгез!, — дип башка беркем тел кыстырмаслык итеп ярып салды.
Яшьләр матур итеп яшәп китте. Уллары дөрес әйткән икән. Килен кеше бик ачык, ярдәмчел, тырыш, уңган булып чыкты. Укучылары да Даринаны яратты. Бала күңелен аңлый белә ул, чөнки үзе өч яшьтән үги ана белән үскән.
Тормыш арбасы келдерәп кенә тәгәри бирә. Яшь гаиләне ямьләп тупылдап ике кызчык та үсеп килә. Заманча зур, яңа өй дә бетереп керделәр. Уңган-тырышларның көне көн шул. Эшләре дә, тормышлары да гөрләп тора.
Тик гомер йомгагы син теләгәнчә генә сүтелми. Чорналып, буталып бетәргә дә күп сорамый. Ата белән ананың уллары өчен җаны тыныч та соң.Кызлары пошындыра шул.
Камилә шәhәрдә сатучы булып урнашып алды. Анда да үзе кебек җилбәзәк, җиңел-җилпе ахирәтләр тиз табылды. Күңел ачу, егетләр, исерткеч эчемлекле табыннар арта торды. Юхалык, хәйләкәрлелекне эшкә кушты ул. Олы гына директор белән “мәхәббәт”ле уйнап, тиз арада гомум торактан бүлмә дә алды. Бүлмәсе булгач, инде кияү сайларга да була. Күп егет-җиләннәр Камилә куенын татый торды, акчадан яза торды. Алар киткәнгә Камилә hич тә кайгырмады. Янәсе, үрдәк китсә, каз килә. Хуҗасы белән дә сихри “мизгелләрне” өзмәде, фатир кирәк бит әле. Яшь тә бара, гаилә корырга да, бала багарга да бик вакыт дип уйлана башлады кызыкай. Әмма кармакка әле ошаган мәмәй авыз гына эләкми тора. Ә шомакайларда ышаныч юк. Эзләнә, сайлана торгач, Камилә тапты берәүне. Авылдан килгән, болар оешмасына эшкә урнашкан. Эчкерсез егет hәйләкәр ятьмәсенә эләкте hәм ычкына алмады.
Бала тугач, ата кеше бик шатланып ЗАГСка да керде. Ата-ана, туганнарга кияү бик ошады. “Акыллы бала, тәуфыйклы бала, кара инде, безнең “барып чыккан” эдәпсез кызыбызга мындый да кияү эләккәч ни, азагы хәерле була күрсен инде”, — диделәр олылар яхшыга юрап.
Әмма яшь ананы декрет ялы тиз туйдырды. Эшкә чыгу белән “ят ашлар” тәмен татырга ашыкты. Сменалап эшләгән ир әллә моны тоймады, әллә улым бераз үссен, укырга керсен, дип көтте микән?
Илдә дөбер-шатыр кыскартулар, колхозларны тарату, төзелгән барлык нәрсәне җимерү башлангач, күп ир-егетләр гаиләләреннән аерылып Себер тарафларына юл тотты. Байлар дөбердәп байый, ә авыл халкы чак тын алып яши, көн күрә. Исереклек, тәртипсезлек, азгынлык чәчкә ата башлады. Кем әйтмешли, ата-улны, инә-кызны белми хәзер.
Беркәнне Камил әти-әнисе белән утырып киңәшләште дә: “Сезгә район үзәгеннән барлык уңайлыклары булган фатир алырбыз. Сезнең янга без дә күченеп килербез, ниятем ипотекага өй салтып алу. Авылда эш юк ич, ашарга, яшәргә балаларны укытырга кирәк бит”, -диде. Олылар ризалашты.
Бер ай ялга кайткан чагында Камил документлар җыю белән мәшгүль. Моны ишеткән Камилә, донья бетә диярсең, атылып кайтып керде. – Үзем җыям документларны. Әти-әнине үземә пропискага кертеп, фатир алабыз. Сезнең менә дигән өегез бар. Яшәгез шунда. Ә безгә кирәк. Гомер бакый общагада яшәмәсбез ич. Оялмасагыз, олы кызыгызга алып бирер идегез бугай. Оныклар яхшы фатирда яшәсен өчен әти кан түккән бит! Үзләре парлашып, без дә адәмчә, шәhәрчә яшәргә тиеш!,- дип бертуктаусыз чәрелдәде. Моны сабыр гына тыңлап, күзәтеп торган ата:
-Ярар, ярар, кызым. Алыгыз, ал. Безгә үз өебез оҗмах. Кирәкми шәhәрегез, булса улымнар белән янәшә район үзәге, булмаса – юк.
Ызгыш-талаш йортка игелек китерми. Әлеге тарткалашу ата өчен бик тә авыр булды. Йөрәге-күңеле аша моны уздыра алмады шул. Карт яугир – сугыш инвалиды түзмәде, күзләрен мәңгелеккә йомды.
Бу олы кайгыны ана кеше дә, Камилләр гаиләсе дә, шулай ук барлык авыл халкы да авыр кичерде. Ничек телең әйләнеп әйтер, газиз кызы Камиләсе, атаның үлеменә куанды гына. Булды, хәзер әнине генә пропискага кертәм дә и “все”. Кара уй-ният кешенең акылын томалый шул. Әтисенең 40 көнен үткәрергә кайткач, Камилә, пыр тузып, барлык документларны алып китте. Аннан өйне сатарга кайтты. Күршеләр дә, авылдашлар да өйне сатуны өнәмәде. “ Их, урамда гына кала бит инде”, — дип кайгырыштылар.
Ни хәл итсен ана, ризалашты. Китте шәhәргә, “оҗмах” эченә. Фатир бик җылы, якты, уңайлы да бит. Җанга гына кыен. Бер минут та торасы килми. Үз өен сагына карчык. Кызы-кияүе көне буе эштә. Онык укуда. Берүзенә ямансу, елап та ала.Болай ару гына яшәп яталар иде, кыз тагын тезгеннән ычкынды. Кайдадыр кунып кайтулар, кемнәрнеңдер туган көннәре, кемнәрнеңдер корпоративлары чутсызга әйләнде. Гаиләдә тавыш купты. Сабырның да сабырлыгы сына” икән шул. Кияүнең дә түземлеге бетте. Ул зурлап шаулап тормады, улын ияртте дә чыгып китте.
Инде хәзер Камиләгә хөррият. Ул моны күптән көткән икән. Көнлек-анталык кияүләр, исерек сүгенүләр белән колак тона. Хатыннар да килә. Камилә сикергәли торгач, эшеннән дә куылды. Ул бөтенләй чыгырдан чыкты. Ананы бар дип тә белмәде. Пычрак сүзләр яудырды.
Беркөнне ул бөтенләй шашты. Әнисеннән акча таптыра. Имеш, газиз ана гына гаепле барсына. Ул кызының бәхетенә аяк чала. Теләгәне белән рәхәт доньяда яшәтми, имеш. Камилә авызыннан ни чыкканына җавап бирер чиктән узып которына, кизәнә, сине Газраил дә алмый бит, ичмасам, дип каргана. Ул йодрыкларын төйнәп әнисенә ташланырга җыенган иде. Ана куркудан агарынып китте hәм идәнгә “гөрс” итеп барып төште. Нәкь шул чакта ишектә кыңгырау шалтырады.
–Кем йөри ул анда?Нәрсә кирәк? — дип сукрана-сукрана Камилә ишекне кысып кына ачарга тотынды hәм телсез калды. Коридорда ике кызы белән Дарина җиңгие басып тора. Алар исерек, сасы исләр аңкылып торган Камиләгә игьтибар да итми бүлмә эченә кереп киттеләр. Идәндә бәрелеп канга буялган ананы күргәч, өчесенең дә коты очты.
–Үтергәнсең бит әнине, хайван, чакыр тизрәк кызым “ашыгыч ярдәмне”, — дип каты тавыш белән боерды Дарина.
Ана бераз һушына килде, күрәсең. Күзләрен ачып, су сорады. Анага торырга ярдәмләшеп, килен кеше:
-Әни, врачлар килеп укол ясагач, алып кайтып китәбез сине. Кая әле, әйберләреңне җыя торыйк, — дип урыныннан кузгалды. Тораташтай катып калган Камилә кинәт телгә килде.
–Бик әйбәт. Алып китегез. Котылырмын. Оҗмахка чыдамагач, баткак эчендә ятсын. Барыгыз, хәзер үк чыгып китегез, югыйсә, сезгә дә өлеш эләгер, – дип йөгереп барып ишекне шар ачып җибәрде…
Урамга чыккач, ана күкрәген тутырып озак итеп тын алды һәм авыр сулап: “И-и Ходаем, котылдым бит тәмугтан. Балакайларым, минем мең рәхмәтләр сезгә. Ярый гына килдегез әле, үтерә иде бит. Ризыкларым өзелмәгән икән әле, туган җиремнән, гомер иткән нигездән”, – дип шатланып, дәртләнеп, кат-кат рәхмәтләрен, догаларын укыды. Ә үзенең бите буйлап бөрчек-бөрчек яшь тамчылары тәгәрәде.
Бу күренешне тын гына күзәткән килене hәм ике оныгы да түзмәде, күңелләре тулып: “Әни, кайгырма, барысы да артта калды, куркыныч төш кебек. Исән булсак, менә дигән яшәрбез Аллаһ боерса, – дип юаттылар. – Кайтабыз, кайтабыз, үзебезгә…
Фируза Сираева.