Үзизоляция режимын  бозып, кичә оештырганнар

Стәрлетамакның төнге клубында үзизоляция режимын  бозу очрагы теркәлде. Клубта 50дән артык ял итүче кызу мәҗлес оештырган.

Җәмәгать тәртип саклаучылары бу кичә барышын белеп калганнар һәм полициягә ярдәм сорап шалтыратканнар. Ләкин бүгенге көндә тыелган кичәне оештыручылар законны үзләренчә аңлатырга тырышканнар. Оешма сакчылары белдерүенчә, үзизоляция карантин астында булганнарга, авыру булганда гына кагылырга тиеш. Сакчылар ничек эшләргә икәнен дә аңламаганнар яисә аңламаска салышканнар.

Әлеге резонанслы хәлгә Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте башлыгы Максим Родионов аңлатма бирде:

-Стәрлетамак шәһәренең дежур үзәгендә хәбәр алгач, полиция хезмәткәрләре күрсәтелгән адрес буенча рейдка чыктылар. Күңел ачу оешмасының эшчәнлеге туктатылды. Закон бозу очрагы буенча кирәкле материаллар җыела. Хәзерге вакытта процессуаль карар кабул итү буенча эш алып барыла.

Исегезгә төшерәбез, 29 мартта да Уфадагы бер клуб  “карантинга каршы кичә” оештырган иде. Оешма социаль челтәрләрдә кичәне актив рәвештә пропагандалады һәм яшь кешеләрне «рәхәтләнеп ял итәргә» өндәде. Бу клуб эшчәнлеге дә туктатылды һәм административ штраф салынды.

Чыганак "Өмет"

Бәйле