«Мәхәббәтнең дә ниндие әле: җавапсызы, билгесезе, утлы күмерлесе»

Аларны тар гына университет сукмагы очраштырды. Очраклы гына. Гөлгенәнең  диплом алып чыгып, бәхетнең җиденче катында йөзгән, кояштай балкыган, кая басарга да белмәгән көне иде ул. Кулына бер бәйләм кызыл розалар тоткан кыз үзенә төбәлгән караштан инәлеп китте. Шундый якын, шундый таныш, гадәти булмаган караш иде ул. Гомерендә бер генә тапкыр да күргәне булмаган кеше аңа нидер хәтерләткәндәй тоелды. Җитмәсә, ул ир заты да кулына бәйләме белән ак розалар тоткан. Әллә алары да миңамы, дигән уй йөгерде Гөлгенәнең башыннан. Аннан үз уйларыннан үзе оялып, кызарып та чыкты. Хыялларга бирелгән кыска гына мизгел әнә шулай кызның йөрәк кылларын тибрәтте. Бер-берсе яныннан узып киткәндәге серле, ләкин самими елмаю бик озак күз алдыннан китмәде аның. Кем булды бу ир заты? Кая ашыга иде ул? Чәчкәләре кемгә булды икән? Өйләнгәнме ул? Нинди таныш чалымнар бар соң аңарда? Шушы сораулар давылында адашып, кыз автобус тукталышына җиткәнен дә, автобуска утырырга онытуын да абайламады. Ул алга таба атлады да, атлады. Әлегә кадәр егетләргә борылып карауны кирәк эшкә санамаган кызны алмаштырып куйдылармени?! Егетләр белән мөнәсәбәте дуслыктан ары узмаган кызны үзе дә сизмәстән ялкын урап алды. Мәхәббәт шулай ишек шакымый, рөхсәт сорамый гына аның күңел түренә керде дә утырды. Мәхәббәтнең дә ниндие генә әле: җавапсызы, билгесезе, утлы күмерлесе.

Иксез-чиксез тоелган шәһәр урамнарында, миллионлаган халык арасыннан тагын очратырмы ул бу кешене? Очраткан очракта да танырмы? Аңа эндәшергә кыюлыгы җитәрме? Сорауларның очы-кырые юк иде.

Тик, Гөлгенә әле бу вакытта Азатның  да бер күрүдә гашыйк булуын, бар дөньясын онытып, шул кызны күз алдында йөртүен белми иде. Нәкъ шул мизгелдә күктә түгел, җирдә Гөлгенә-Азат йолдызлыгы кабынуын сөйләгән булсалар, алар үзләре дә ышанмаган булыр иделәр.

Гөлгенә — дипломлы белгеч. Иң элек районнарындагы педагогия училищесын кызыл дипломга тәмамлаган иде. Аннан бу белеме белән генә чикләнеп калырга теләмичә, университетның татар филологиясе бүлегенә керде. Авылларына ук кайтып китәргә теләмәсә дә, инде университет юлын сонгы кабат урыймдыр, сагынганда гына килермен, эшкә урнашырга, үз көнемне үзем күрә башларга кирәк дип, татлы хыялларга бирелгән көнне аның күзләре бөтенләй башка яктан ачылды. Бу хыялларны татлы мәхәббәт хисе алмаштырды. Эш эзләвен эзләде ул, ләкин юк сәбәпне бар итеп, нәкъ егетне күргән сәгатьтә университет юлын да әйләнергә онытмады. Язмыш аларның юлларын юкка гына кисештермәгәндер бит?! Ләкин, күпме генә юл узса да, егет башка очрамады. Җәй узып, көз үзенең сагыш сөремен яккан көннәрдә башта үз күзләренә үзе ышанмыйча торды. Каршысына елмаеп Ул килә иде. Сукмаклар кисеште, күзләр аңлашты, ләкин берсенең генә дә, очраклы рәвештә очраткан кешесенә күтәрелеп сүз дәшәргә кыюлыгы җитмәде. Шул ук елмаю, шул ук караш, шул ук дулкынлану. Гөлгенәнең йокысыз төннәре тагын да күбәйде, сораулар бәйләме, кызыксынуы артканнан арта барды. Ләкин бу якта йомышы булмаса да, университет юлын ташламады. Гүя аның биредә бик тә кирәкле әйбере төшеп калган иде. Кабат очраша калсалар дип, эндәшер сүзләрен дә уйлап куйды. Ләкин егет тагын югалды. Өметләр акланмады. Гөлгенә балалар бакчасына татар теле укытучысы булып эшкә урнашты. Түгәрәкләр оештырып җибәрде. Күңеле генә һаман да шул университет сукмагында  — тузганаклы  юлда калды.

Беркайчан да өметен өзмәгән кыз, бу юлы да сабыр гына очрашулар көтте. Бу сәгатьнең сугачагын, ул минутның киләчәген күңеле, җаны белән тойды үзе.

Көзге елак яңгырның нинди матур, нинди ләззәтле, нинди җылы икәнлеген ул Азатны кабат очраткан көнне тойды. Дөньяның матурлыгына тагын бер кабат сокланды, өметләрнең барыбер бер акланачагына  кабат ышанды кыз. Җилдән үзен-үзе ышыкларга теләп, акрын гына Гөлгенәгә таба Ул атлый иде. Уттай янды, каушады, каударланды кыз. Ләкин инде телефоныннан шалтыратып алуны сораудан тыелып кала алмады. Үзенең телефоны эш бүлмәсендә онытылып калуын сәбәп итте.

Шушы эндәшүне генә көтеп торгандай, ир дә җанланып китте, тиз генә исемен сорарга ашыкты, югалтудан курыккандай бер-бер артлы сүзләр тезде. Соңыннан көзге салкыннан сакларга теләп, өенә кайтырып куярга тәкъдим ясады.

Менә шушы көннән аралашып китте алар. Гөлгенә кебек ир дә көн саен таныш сукмактан узган, тик әлегә кадәр вакытлары гына бераз тәңгәл килмәгән икән. Ә иң беренче очраткан көнне ул туган көне булуын сәбәп итеп, тормыш юлдашын эшеннән каршы алырга килгән икән. Кулындагы аклык, сафлык, тугрылык билгесе булган ак роза чәчкәләре дә тормыш юлдашына сатып алынган булган.

Бу хәбәр, билгеле, Гөлгенәне сөендермәде. Аңа бер мәлгә күктәге кояш та сүнгән кебек тоелды. Күпме эзләп, күпме өзгәләнеп тапкан мәхәббәте башка берәүнең яры икән ләбаса! Эшеннән үк чәчкәләр белән каршы алырлык булгач, аралары ныктыр, бу очрашулары вакытлы мавыгуы гынадыр дип тә уйлап куйды.

Гөлгенәнең әлегә кадәр өзелеп сөйгән яры юк иде. Ул беренче урынга укуны куйды. Ял араларында авылга, әти-әнисе янына ашыкты. Белеп кенә киенгән, гадилеге белән үзенә җәлеп иткән, озын чәчләрен тузгытып йөрергә яраткан бу гүзәл кыз белән аралашырга теләүчеләр күп булса да, ул сәбәпләрне таба килде. Инде менә таптым дигәндә, ул кабат насыйбын югалта түгелме? Ә өйләнгән ир-ат белән аралашуын белгәч, әти-әнисе ни дияр? Алар бит кызларыннан мондый ялгышны көтми, хәтта кеше сөйләсә дә ышанмаслар иде. Тормышын башламаган килеш җимерә түгелме соң? Ике ут арасында калды ул. Үзенә сулар һавадай кирәк тоелган мәхәббәтен югалтасы да килми, шул ук вакытта кеше насыйбына үрелү дә куркыта. Нишләргә?

Ә ир кызның икеләнүләрен таратырга теләп, туктаусыз бер күрүдә гашыйк булуын сөйли, әлегә кадәр мәхәббәтнең ни икәнен дә белмәвен тәкърарлый. Кыз күңелен яуларга, эретергә күп кирәкмени? Алар акрын гына, кешегә сиздерми генә очраша башлый. Кичләр бергә үтә, концерт-театр, кинолар бергә карала. Ирнең командировкалары, соңга калып кайтулары ешая. Өйдә баштарак зур тавыш чыкмаса да, ризасызлыклар арта. Аннан дус дип уйлаучылар хатынның күзләрен ача. Алар хәтта Азатның сөяркәсенең кем булуына, кайда эшләвенә кадәр аңлатып бирәләр. Тормышның көннән-көн катлаулануы, әлбәттә, иргә дә, хатынга да ошамый.

Гөлгенә дә Азатны көннән-көн күбрәк өйрәнә. Аңа күбрәк тартыла. Ирнең зур гына бер фирманың җитәкчесе булуы ачыклана. Гаиләсендә кызы үсеп килә. Тормыш иптәше үзеннән биш яшькә олырак һәм ул китапханәдә хезмәт итә икән. Өйдә әлегә кадәр татулык, бөтенлек хөкем сөрсә дә, ир һаман саен наз, ярату җитмәвен сиздереп тора. Өйләнешүләре дә кызык кына килеп чыккан.

Аларның гаиләсе студент елларында төзелгән. Авылдан килеп укырга кергән егет алдына торак мәсьәләсе килеп баскан. Дус-ишләре тулай торакка урнашып беткәнлектән, кая барып сугылырга белми йөргән көннәрдә, таныш-белешләре аша бер әбине таба ул. Әби дә булышчым булырсың дип, шатланып каршы ала. Дәү әнисенең бүлмәләрен җыештырырга, ашарына пешерергә булышырга килеп йөргән оныгы – Резедә бөтерелә-бөтерелә егетне үзенә каратып та куя. Тәртипле, белемгә омтылу теләге көчле булган, күп төрле хыяллар белән янган егет кемгә ошамасын инде. Егет тә торыр урыны булуга сөенеп, кызны кире какмый. Аралар көннән-көн якынаеп, алар өйләнешеп тә куя. Бу вакытта Резедә эшли, ә Азат соңгы курста укый. Тормышның башы, мәшәкатьләре яшьлек белән сизелми. Чөнки ул вакытта бөтен кеше дә бертөрле, тигез, ничектер гадирәк, эчкерсезрәк була. Булмаган түгел, күңелле, онытылмас мизгелләре дә булган аларның. Тик гомер итә-итә Азат ашыгып өйләнүенең яшьлек хатасы булуын  аңлый башлый. Шулай да уртак балалары хакына ул барысына да әзер була. Кызын бик ярата. Тормыш иптәшенең дә уңай сыйфатларын бәяли. Тырышлыгын, хезмәтен күрә, вакытында рәхмәт әйтә белә. Ә ир кешегә яратылу гына түгел, ярату да кирәк икән. Моны Азат Гөлгенәне очраткан көнне аңлый.

Дөрес, алар башта Гөлгенә белән яшертен генә очрашалар, кешегә сиздерергә теләмиләр. Үзенеке була алмавын белсә дә, кызның да ирне югалтасы килми. Шул ук вакытта тәмле-тәмле ризыклар пешереп сыйлап, тәмле сүзләр белән юатып, акрын гына аны үзенә ияләштерә бара. Хуҗабикә хатын-кызның бит аның матур сүзләр сөйләргә вакыты да, энергиясе дә калмый. Эштән кайтып, баланы көйләү, йорт эшләрен карау, ашарга пешерү, шул арада үзеңә, иреңә, балаңа иртән җайлы гына киеп чыгып китәр өчен чиста кием әзерләү вакытны гына түгел, көчне дә, энергияне дә ала. Ә ирләр синең тормыш ыгы-зыгысына күмелүеңне, ару-талчыгуыңны тиз сизә, аларның күзе матурларга, ягымлыларга төшә икән.

Азат та баш-аягы белән Гөлгенәгә бәйләнә. Шулай итеп ул, хатынын үзеннән 12 яшькә кечерәк кызга алмаштыра. Әлбәттә аерылулар күз яшьләрсез, кушылулар тавыш-гаугасыз гына булмый.

Беренчедән, Азатның һәрдаим ир аркасына ышыкланып, барлы тормышта яшәгән хатыны бу югалтуны бик авыр кичерә. Йөрәк чиренә бирешеп хастаханәләрдә ята. Ләкин ачы хакыйкать белән килешүдән башка чарасы калмый. Ир авыр чакларында терәк булып, хәлен сорашып торса да, кабат өйгә кайтырга теләми. Кызы —  юанычы янәшәсендә Резедә тормышын дәвам итә.

Икенчедән, Гөлгенәнең әти-әнисе кызларының бу адымы белән бик озак килешә алмыйлар. Байлыкка, фатирга кызыгып ялгышуын төшендереп азапланалар. Ләкин барысы да юкка гына. Мәхәббәт тозагына төшкән кызны беркем дә, бер ни дә туктата алмый. Ул бәхетен кулыннан ычкындырырга теләми.

Инде Резедәнең дә үтмәс кебек вакытлары узган. Ул да тормышта үзен аңлаучы ирне тапкан. Үзе белән эшләүче, хатынын яман чирдән аралый алмыйча вакытсыз югалткан ир белән дуслашып китеп, алар бүген аңлашып, дус, тату гомер итәләр. Кызы исә әтисенең ярдәмен, кайгыртуын тоеп яши. Гаиләдә инде Азатка ачу саклаучы юк. Аны кичерергә дә, аңларга  көч таптылар, гафу иттеләр.

Гөлгенә белән Азат та уртак мәхәббәт җимешләре булган уллары Аязны сөеп, араларына җил дә кертмичә бәхетле гомер итәләр, ярты сүздән дә аңлашалар. Бу йортта хөрмәт тә, ихтирам да тулып, ташып тора. Инде әти-әниләре дә аларның пар булуына һәм бер-берсе өчен яратылуларына ышанган, балаларына бары тик изге теләктә торалар.

Бәхет әнә шулай төрле кешене төрлечә эзләп таба. Иртәме-соңмы бәхетле буласыңа ышана белергә генә кирәк.

Ләйлә Вәлиәхмәтова. 

Бәйле