Матбугат чаралары: короновируслы яңа туган сабыеннан баш тарткан

Башкортстанның клиник перинаталь үзәгендә бер ай чамасы элек ана кеше үзенең яңа туган сабыеннан баш тарткан.

Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте җитәкчесе Софья Алешина әйтүенчә, туганнан соң дүртенче көнгә сабыйда коронавируска шик барлыкка килгән.

Нарасыйдан бүген коронавирус инфекциясенә чираттагы анализ алыначак.

“2 майда алынган анализ нәтиҗәсе кире булды. Ялган-уңай анализ булу ихтималы зур. Бүген яңа анализ алыначак”, – диләр министрлыкта.

Сабыйның хәле әле тотрыклы яхшы дип бәяләнә.

Чыганак "Өмет"

Бәйле