МЧ: Тиздән кешеләргә чип куелачак

Илон Маск исемле эшкуар белдерүенчә, аның Neuralink компаниясе кешеләрнең баш миенә чип кертергә әзерләнә. Бу хакта YouTube каналында сөйләделәр. Аның сүзләренә караганда, быел имплант булдыру буенча эш тәмамланачак. Чип дигәч, күпләр куркуга төшкәндер. Ул әйбернең медицина өлкәсендә яхшы яклары бихисап. Ул баш миенә зыян килгән, саңгырауланган яки аяк-куллары хәрәкәтсез калган кешеләрне терелтергә мөмкинлек бирәчәк, имеш. «Алай гына да түгел, чип баш миенең бөтен тайпылышларын да төзәтергә мөмкин», — дип белдергән эшкуар һәм бу юнәлештә эшләнәсе эшләр күп булуын да билгеләп үткән. Миллиардер аңлатуынча, имплант кешеләрнең баш сөяге астына кертелә, электродлар ярдәмендә баш мие белән тоташа һәм кеше органы функцияләрен башкара башлый. Компания «нейрон түгәрәк» технологиясе буенча эшли, ул баш миенә электродларны имплантацияләүне күздә тота. Бу алым кайбер авыруларны, шул исәптән эпилепсияне яки параличны дәваларга мөмкинлек бирәчәк. Ә иң кызыгы — киләчәктә кешеләр үз уйларын компьютерга «бушата» алачак. Әлегә моны күз алдына да китерүе авыр, әмма кайчан гына әле кәрәзле телефон аша бер-береңне күреп сөйләшеп булачак, дигән яңалыкка шакката идек. Димәк, кешеләрне чипларга утырту да тиздән гадәти күренеш булачак.

Чыганак "Өмет"

Бәйле