МЧ: 9 яшьлек баланың гәүдәсе табылган

22 апрельдә Башкортстанның Гафури районында 9 яшьлек Рөстәм Ишкулов югалган. Шул вакыттан алып малайны эзләүләр туктатылмады. Һәм 8 май көнне интернетта аның гәүдәсе табылуы хакында хәбәр таралды. “Лиза Алерт”  отряды волонтерлары эзләүләрнең нечкәлекләре хакында бәян итте.

Эзләү барышында агымнарын туктатыр өчен ике елганың үзәнен техника ярдәмендә буып торганнар. 120  кеше елганың кипкән үзәнен метр артыннан метр җентекләп тикшергән.

“Эзләүләр өчен вакыт бик аз калган иде. Ике сәгать чамасы. Дамбалар артыграк вакытка түзмәс иде. 120 кеше елга үзәнендә авып яткан һәр агач тамыры асларын, чокыр-чакырларны тикшерде. Һәм билгеләнгән 2 сәгать вакыт бетәргә санаулы минутлар калганда рациядә: “Таптык…” – дигән сүзләр ишетелә.

Бу хәлдә әлеге сүзләрне ишетү белән кичергән хис-тойгыларны аңлатып бетереп булмый. Соңгы өмет өзелде… Без дәшми-тынмый  штабка борылабыз. Могҗиза булмады”, – дип сөйлиләр эзләү отрядында.

Әлеге вакытта суд-медицина экспертизасы билгеләнгән. Ул малайның ни сәбәпле үлүен ачыкларга тиеш. Тикшерүчеләр һәм криминалистлар вакыйганың сәбәпләрен ачыклый.

Чыганак : "Өмет"

Бәйле