Рөстәм Нәбиевка: «Хатыны аның янында акчасына кызыгып калган»

-- Лейла

Көчле рухлы егет Рөстәм Нәбиев, тормышның авыр сынауларын җиңеп чыгып, тормыш иптәше Индира белән ике кыз тәрбияли.

Рөстәмгә еш кына «Хатыны аның янында акчасына кызыгып калган» дигән сүзләр ишетергә туры килә икән. 

Бу мәсьәләгә ачыклык кертергә теләп, Рөстәм үз тормышыннан берничә фактны искә төшерә.

«- Мин беркемгә дә, бернәрсә дә исбтларга теләмим. Менә сезгә берничә факт

Теге фаҗига булганчы без Индира белән инде 5 ел очрашып йөрдек. Армиягә киткәнче минем югары түләүле эшем түгел, хәтта эш кәгазем дә юк иде.

Әти-әнием бер зарплатадан икенче зарплатага яши. Мин Мәскәүдә хастаханәдә ятканда, алар әҗәтләргә кереп мине дәваларга акча җыйды. Әтием хәтта җыештыручы булып та урнашты, аз булса да акча булсын өчен. Әтиемнең хатыны Алинә миңа хастаханәдә ярдәм иткән арада әти урамнар себереп, чүп җыеп йөргән. Мин аларга гомерем буе рәхмәтле булачакмын, шуңа күрә хәзер булдыра алганча үзем ярдәм итәм

Индира белән өйләнешкәндә минем бер бүлмәле фатирым гына бар иде», ‒ дип яза ул.

Бәйле