МЧ: бер егет балкон рәшәткәсе арасында кысылып калган

9 май көнне Уфаның Горький урамындагы бер йортта өч ир теләккә кәрт уйнаган. 23 яшьлек Уфа егете оттыргач,  дуслары аңа урамга балкон рәшәткәсе аша чыгарга кушкан. Тик ул рәшәткә арасында кысылып калган. Хәер, фатир тугыз катлы йортның беренче катында урнашкан. Дуслары ярты сәгать иргә үзләре ярдәм итергә тырышканнан соң коткаручыларны чакырта.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының эзләү-коткару отряды хезмәткәрләре гидравлик корал ярдәмендә рәшәткәләрнең араларын киңәйтеп ирне азат итә. Ул медицина ярдәменә мохтаҗ түгел дип хәбәр ителә шәһәрнең гражданнарны яклау идарәсе матбугат хезмәтендә.

Чыганак "Өмет"

Бәйле