Ятимнәр йортының эче тулы сагыштыр, мөгаен. Бу йорт, әгәр дә җаны булып, телгә килә алса, җир йөзендәге барлык аналарга ишетелерлек итеп: «Сине юксынудан сабыеңның күзләрен моң баскан, сине сагынудан өзгәләнә нәниең!» – дип аваз салыр иде. Әнә бит, биш яшьлек Гөлфия инде ничә көннәр тәрәзә янына басып әнисен көтә. Әнисенең йөз-кыяфәтен дә, хәтта исемен дә белми ул. Чөнки танып-белә башлаганнан бирле аның өчен әни кеше – әлеге йортның тәрбиячесе. Шулай да Гөлфиянең нәни генә йөрәге үз әнисенең дөньяда барлыгын белә. Балачак хыялында аның әнисе кебек матур да, ягымлы да әни әле беркемдә дә юк. Дөньяда иң гүзәл әни аныкы гына.
Моңарчы бер генә тапкыр да әнисен күрмәгән сабый үзен упкын төбенә ташлаган ананы шундый илаһи зат итеп йөрәк түрендә сакласын әле! Таш булып – таш эрерлек!
Иптәш малае Рамилне әти-әниләре алып киткәч, Гөлфиягә бигрәк тә ямансу булып калды. Юк, Рамильгә тигән бәхеттән көнләшми. Барлык балаларның да әти-әниләре булырга тиешлеген белә ул. Бүген булмаса, иртәгә килерләр дә: «Әйдә, кызым, сине алырга килдек», – дип әйтерләр сыман аңа. Башка балалар йоклап беткәч, әкрен генә торып пәрдә читен аз гына ачып куя ул: килерләр дә, тапмый китәрләр, дип курка. Рамилнең әнисе биргән күчтәнәч кәнфитен дә, әниемә бүләк итәрмен, дип, мендәр астында яшереп саклый Гөлфия.
Тәрбияче апалары урамга уйнарга алып чыккач, койма буендарак йөрергә тырыша. «Нигә бу йортның коймалары шулай биек икән?» – дигән сорау еш килә аның күңеленә. Койманың теге ягында башка бертөрле серле-сихри дөнья бар сыман аңа. Бәлки мине әниемнән шушы биек койма гына аерып торадыр? Менә-менә койма ишелер дә, нәни Гөлфияне әнисе күреп алыр кебек.
Бераз үсә генә төшим, укый-яза башлагач, иң беренче булып әниемә хат язып салам: «Әнием, нигә шулай озак килмисең? Мин сине бик-бик сагындым. Синең йомшак кулларыңда иркәләнәсем, җылы куеныңа сыенып, әннәм, дип дәшәсем килә», – диярмен. Әйтелмәгән, бары тик әнисенә генә әйтәсе тагын әллә никадәр матур сүзләре бар әле Гөлфиянең. Тик нигәдер һаман күренми аның әнисе.
Аныкы гына микән? Гөлфия кебек бик күпләрнең әниләре дә шулай нигәдер озаклады шул… Сабый күңеле барыбер көтә, өметләнә…
Газиз әнкәйләр, көттермәгез сез сабыйларыгызны! «Әнием» дип эндәшергә тилмермәсен алар. Гөнаһсыз сабыйлар елмаюыннан да матуррак ни бар соң бу дөньяда?! Рәнҗетмик әле аларның күңелен. Ятимнәр йортында «әнием» дип дәшәргә тилмермәсен әле йөрәк парәләребез, тилмермәсен!
Дания Гайнетдинова