Матбугат: Госуслуги эшләми?

Бердәм дәүләт хезмәтләре (Госуслуги порталы) сайты ил лидеры Владимир Путин чыгышыннан соң эшләүдән туктады.

Чыннан да президент социаль ярдәм чаралары турында сөйләгәндә, күп кенә ватандашларыбыз гаджетлары аша Госуслуги сайтына “кереп” китте. Тик сайт эшләмәде. Бердәм дәүләт хезмәтләре порталының матбугат хезмәтендә моны сайтта  тиздән артачак нагрузканы бәяләр өчен тестлар үткәрү белән аңлаттылар.

Сайт өлешчә эшләмичә торды, әмма әле бар да гадәти режимда эшли, дип билгеләделәр  матбугат хезмәтендә.

Президентның 11 май мөрәҗәгатендә  балалы гаиләләргә өстәмә ярдәм турында сөйләвеннән соң, русиялеләрнең сайтка мөрәҗәгать итүләре артуы фаразлана. Чөнки бердәм дәүләт хезмәтләре аша төрле пособиеләрне рәсмиләштерергә була.

Чыганак: «Өмет»

Фото: Алексей Сухоруков / РИА Новости.

Бәйле