«Сукырайгач күзем ачылды?..»

Электричкада кеше күп түгел. Көпә-көндез ник бушка куалардыр бу кадәр тимер өемен?! Әллә шул кеше юклыккамы – тавыш-тынсыз гына, шыңшып кына йөри ул бүген.
Менә берзаман аның кәефе күтәрелеп киткәндәй булды; ул үз моңын югалтмыйча гына, ниндидер дәртле, күңелләрне җилкендерә торган күтәренке көйгә күчте…
Моның сәбәбе бик тиз ачыкланды.
Вагонга, ургылып, халык кереп тула башлады. Минем каршыдагы утыргычка да бер пар килеп кунаклады. Пар шул. Аларның пар булулары, бәхетле булулары күзләрендә, йөзләрендә, бөтен хәрәкәтләрендә чагыла. Берәрсе килеп: «Бәхет нинди була?» — дип сораса, мин, һич икеләнмичә, нәкъ менә шушындый була, дип җавап бирер идем.
Ләкин бу «бәхет» аерылышырга кергән икән.
–Бар инде чык, минем белән китәсең бит… – Кыз үзе егетне куа, үзе һаман аның куенына керә бара.
–Тукта инде, тагын бераз гына карап калыйм бу матур күзләреңне! Бер көн күрми торачакмын бит мин аларны! Юк, бер көн һәм бер төн! Каяле, биреп тор әле миңа үзләрен. Сөеп, үбеп калыйм…
Шулай диде дә егет кызның күзләреннән йомшак кына үбеп алды, тагын үпте, тагын, тагын…
Беркемнән кыенсынмыйча, оялмыйча, үз мәхәббәтләреннән исереп, күзгә-күз карашып, кулга-кул тотынышып утырган бу ике яшь көрәккә карап, уйлап куйдым: «Күз генә тия күрмәсен, күз генә…»
Уйладым да, нигә уйлаганыма үкенә дә башладым. Уйлаган күз алдына килә, ди бит. Яшьләрнең бәхетенә хилафлык китерүдән курыктым.
Егет платформага чыккач та, алар тәрәзә аша озаклап, тәмләп саубулаштылар. Бу юлы да кеше күзенә күренми торган иң нечкә күз нурлары, күңел кыллары белән назлы итеп сөештеләр. Вәгъдәләр бирештеләр. Дәшмичә-сөйләшмичә генә бөтен гомерләре буена бер-берсенә тугры булырга ант иттеләр.
Поезд кузгалып китте. Вагондагы халык әле генә бер тәүлеккә аерылышкан «Бәхет» шаукымында яши башлады. Һәркем үзенә тигән бәхет, язмыш хакында уйлады. Кем – үткәнен, кем киләчәген, дигәндәй… Мин дә уйлыйм. Миндә моңсу, сагышлы хисләр күбрәк. Күңелем нидер сизенә, андагы моң шомга әверелә бара, моны тою үзе үк мине бәхетсез итә…
Бәхетле пар белән килеп кергән матур дөнья бик кыска гомерле булып чыкты. Вагонның аргы башыннан бер моң бәйләме, хәтта… хәтта кайгы-хәсрәт кыйпылчыгы килеп керде. Килеп керде лә бөтен вагонны үзенең шомлы көенә алып кереп китте, сихри шаукымында иләсләндереп тора башлады…
Тырналып, кыршылып беткән гитара тоткан сукыр солдат кыяфәтендә иде бу моң бәйләме, бу кайгы кыйпылчыгы. Яшь, чибәр йөзенә караганда, соңгы чечен сугышыннан иде ул. Зәңгәр биреттән, кояшта уңа башлаган, кердән майланып каткан яшел-чуар гимнастеркадан… Түшендә – берничә медаль һәм … олы тәре. Анысын Россия солдатларына сугышта кан койган өчен бирәләр. Монысы ни тагын? Сукыр солдатның ачык изүе аша олы көмеш ай балкып күренеп тора. Димәк, мөселман кешесе, димәк… татар малае… Бер үк күкрәк өстендә тәреле орден белән мөселман ае ничек килешеп бетәләрдер – әйтүе кыен, әмма шуны төгәл чамаларга була: бу Хода бәндәсенең язмышы каһәрле сугыш юллары, дәүләт чиновникларының пычрак сәясәтләре, акча исеннән исергән генералларның шәхси мәнфәгатьләре һәм әхлакый кануннар, буыннар, иманнар кисешкән урында нык кына гарипләнеп өлгергән. Рухын сындырмаганмы, өметен өзмәгәнме – бу хакта әйтүе кыен әлегә…
Күңелне сискәндергәне болар да түгел. Иң кызыгы, ә бәлки иң кызганычыдыр – сукыр солдатны җитәкләп килүче малай. Җитү чәчле, йөз-бите юл тузаныннан, поезд корымыннан караеп, керләнеп беткән бу нәни җан кисәге, чем-зәңгәр күзләрен елтыратып, янында барган десантник абыйсы белән чиксез горурланып килә. Ул хәтта акча җыяр өчен алдына сузып тоткан солдат бүрегеннән дә кыенсынмый. Иң мөһиме – аның солдат абыйсы бар, ул – десантник, ул – Герой!
Солдат гитарасын җайлап тотты да, кылларын үзәк өздерерлек итеп чиртеп алганнан соң, карлыккан тавыш белән җыр башлады. Ямьсез, күңелгә ятышсыз тоелса да, моңлы иде аның тавышы. Кеше күңеленең иң тирән, иң саф төпкелләреннән саркып чыга иде бу татар җыры. Бу җырда ярты юлда югалып, имгәнеп калган яшьлек хыяллары белән, күзләрен генә түгел, тормышын, киләчәген дөнья яктылыгыннан мәхрүм иткән сугыш ачыгысы бергә яши иде.
Һәрбер агач кочагына ала,
Һәрбер куак үрелеп пышылдый…
Әллә алар белә микәнни соң –
Сукырайгач күзем ачылды!..
Ниндидер таныш та, таныш түгел дә җыр бу. Каян ул? Кайсы җан яраларыннан туып, кайларда канат үстереп, дөньялыкка очып чыкты икән ул?
Кояшы да назлы карый бүген,
Ай нурыннан кайгым басылды.
Әллә алар белә микәнни соң –
Сукырайгач күзем ачылды!..
Җырны ишетеп, вагондагы халык шым булды. Шунда каршымда утырган «Бәхет»кә — бая гына сөйгәне белән сөешә-сөешә аерылышкан кызга карадым. Аның йөзе качкан иде. Шомырт күзләре, үз төсен югалтып, күк төсенә кергән. Карашларында – гаҗәпләнү, юк, курку… Кулындагы биштәрен күкрәгенә кысып, үз почмагына бөрешеп поскан да тынсыз, хәрәкәтсез калган…
Күзләре генә тере. Шушы төссез күзләрдә барысы да бар: югалту сагышы да, күрешү ачысы да… «Бәхет»нең дә сагышы, борчу-кайгысы булыр икән!
Гитарасын чиртеп, үзәк өзгеч җырлар җырлап килүче сукыр солдат якынайган саен, күршемдәге кыз да үзенең бәхетеннән ерагая барган сыман тоелды миңа. Учларына хәләл җанын кысып утырган бу бәгырь кисәге җырчы егет аның янына килеп җиткәч нишләр соң? Үз уемнан үзем куркып киттем: мин бу ике гөнаһсыз җан арасында ниндидер серле-сихерле багланыш тоя башлаганмын ласа!…
Ниһаять, сукыр солдат белән зәңгәр күзле, кар-тут йөзле малай безнең белән тигезләштеләр… Алар белән бергә җыр да килеп җитте.
Мин дөньяны ныграк таныйм хәзер,
Мин язмышка ныграк ышандым.
Сез, кешеләр, нигә аңламыйсыз –
Сукырайгач күзем ачылды?..
Шунда җыр өзелде. Җырчыга нәрсәдер булды. Әллә дөньяга нәрсәдер булдымы? Тузган чәчле малай гимнастерка чабуыннан күпме генә тарткаласа да, солдат урыныннан кузгалмады. Төпсез, җансыз күзләрен ниндидер билгесез ноктага текәп, серле, киеренке халәттә торуында булды.
Вагонны үлем тынлыгы басты. Кешеләр бу якка торып-торып карый башладылар. Пышан-пышан сөйләшү китте. Кемдер, баштарак салган акчасын азсынып, малай кулындагы бүреккә хәер өстәп салды… Аргы баштан:
– Тагын җырла, солдат, тагын!.. – дип кычкырдылар. Аны: «Җырла, җырла…» — дигән тыйнак, басынкы тавышлар хуплап алды.
Мин исә, күңелемдә туган бетмәс-төкәнмәс сорауларга җавап эзләп, тагын күршемдә утырган кызның сагышлы да, шомлы да, әмма инде үз төсенә кайта башлаган күзләренә карадым. Бу минутта әлеге ике яшь йөрәкнең ниндидер серле һәм уртак язмыштан яралганлыгын аңлап, төшенеп алган идем инде.
Кыз тавыш-тынсыз гына елап утыра. Әле кайчан гына мәңге еламас кебек тоелган матур, мәхәббәтле күзләрдән туктаусыз яшь ага. Карашлары яшь аралаш сукыр солдатка төбәлгән…
Бу яшьле карашны егет тә тойды, ахры. Баядан ук текәлеп карап торган билгесез ноктасын югалтмыйча гына безнең якка борыла башлады.
Кыз да, мин дә, як-ягымдагы бүтән пассажирлар да бөтенләй сулыш алмас булдык, йөрәгебезне тибүдән туктаттык, җаныбызны җуйдык… Ләкин шунда егет белән сәер хәлләр башланды. Ул, малайны бер як читкә этәреп, кызга таба омтылмакчы булды да кинәт туктап калды. Йөзен чытты. Күзләрен йомды. Гүя ул күзалларга телгән кешесен күңел күзләре белән күрмәкче булды…
Менә ул авыр итеп сулыш алды да, шул ук карлыккан, әмма гаҗәеп моңлы-сагышлы тавыш белән сорап куйды:
–Син… Син бәхетлеме?
Бу көтелмәгән сораудан бөтен вагон халкы, «аһ» итеп, калтыранып, өскә калкынып алды. Күзләрен чытырдатып йомган, иреннәрен дерелдәеп, нидер укынып, багынып утырган күрше кызына карап, мин дә сискәнеп куйдым: ул инде безнең дөнья кешесе тугел иде…
Сукыр солдат белән акча җыючы малай ишеккә таба киттеләр. Алар белән бергә вагондагыларның да җаннары суырылып чыгып киткәндәй булды. Кыз да… Менә ул, җырчы сукбайлар артыннан ишек шапылдап ябылуга, дертләп уянып китте, олы матур күзләрен ачып җибәрде, аннары, дәррәү торып, бәрелә-сугыла, таныш җыр яңгырый башлаган күрше вагонга чыгып йөгерде…
Бу тарихны шунда тәмамларга да булыр иде. Ләкин һәр вакыйганың, һәр язмышның бер гыйбрәте була бит… Электричкадагы тетрәндергеч очрашуның гыйбрәтен күрше утыргычларның берсеннән күтәрелгән авыл апасы сөйләп-аңлатып бирде.
–Безнең авыл кызы ул… Бик яратышканнар иде… Армиягә киткән егете Чечняга эләкте. «Кайтмыйм. Көтмә. Мин сине яратмыйм», — дип хат язган, диделәр. Кыз кеше нәрсә – берәр ел кайгырып, өзгәләнеп яшәде дә бүтән егет белән йөри башлады. Озакламый туйлары булырга тиеш иде. Булачак кәләшнең көмәнле булуы хакында да сүзләр чыкты… Әнә бит, тегесе дә кайткан… Күзләре күрмәгәч, кешегә авырлык китерәсе килмәгәндер инде бәгырькәйнең… Хәерлегә түгелдер бу, юньлегә түгелдер…
Минем бүтән тыңлап торырга хәлем дә, теләгем дә юк иде. Дәррәү торып, сукыр солдат белән күрше кызы чыгып киткән якка юнәлдем. Аларны тагын бер мәртәбә күреп калырга иде исәбем. Кирәк булса, ярдәм итәргә иде. Хәлләренә кереп, юатырга, сөеп-назларга иде…
Юк, булмады. Иң беренче тукталышта ук төшеп калганнар. Ә менә ул содатның җырын яхшы хәтерлиләр. Ул җырны мин дә мәңгелеккә отып калдым:
Сез, кешеләр, нигә аңламыйсыз –
Сукырайгач күзем ачылды?..

Галимҗан Гыйльманов

Бәйле