- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- Viber
- Skype
- Telegram
Җиде кат юл чатларына чыгып
Җиде якка карап күз салам.
Җиде яктан җанны җилләр өтә,
Ышыклачы мине, күз алмам.
Сөеләсем килә һәм сөясем,
Сөюләрне башка сынама.
Ялгыз калсак юлда, адашырбыз,
Килче, иркәм, килче, соңлама.
Сөйгәннәрне ара аермый ул,
Авырлыкта сөю сынала.
Бу сүзләргә ышанырга иде
Ялгызлыкта җаннар сына да.
Флера Шәрипова