«Гаиләгез җир тетрәгәндә дә җимерелмәслек нык булсын дисәгез…»

Бүген халыкара гаилә көне билгеләп үтелә. Бу көндә сезгә тигез, бәрәкәтле гомер, сөю-сәгадәт, балалар игелеге, тыныч-имин көннәр телибез!
Фәнис Яруллин гаилә турында менә нинди сүзләр язган:
“Тормыш кору бик — бик җаваплы эш. Аны кайнар баш белән хәл итәргә ярамый. Гаиләгез җир тетрәгәндә дә җимерелмәслек нык, давыл купканда да чыдарлык тирән тамырлы булсын дисәгез, уйлап эш итегез. Бергә-бергә яши башлаганчы, сагыну сагышларын, аерылу газапларын татып карагыз. Кавышыр сәгатьне көтеп йөрәкләрегез зарыксын. Сагынулар сезне сабырлыкка өйрәтсен, аерылулар мәхәббәтегезне көчәйтсен, бәхетле минутны көтүләр хисләрегезне тирәнәйтсен”.

Чыганак 

Бәйле