Матбугат: Үле сабый табылган. Ни булган?

17 май көнне Башкортстанның Нефтекама шәһәрендә туганнары бишектә йоклаган сабыйны үле килеш тапканнар.  Бала 22 апрельдә дөньяга килгән, аңа әле бер ай да тулмаган. Бу хакта UfacityNews.ru  редакциясенә үз чыганагы хәбәр иткән.

Сабыйның тәнендә күзгә күренерлек җәрәхәтләр ачыкланмаган, әмма борыныннан кан китүе билгеле. Нәнинең үлеменә нәкъ шуңа бәйлеме-юкмы икәнлеге билгесез. Бары суд-медицина экспертизасы ярдәмендә генә бала үлеменең төгәл сәбәбен ачыклап була.

Чыганак: "Өмет"

Бәйле