Маэмай түгел, ә төлке!

Япониядә яшәүче бер ир юл буенда көчек табып, өенә алып кайта. Марси исемле бу ир табышын фотога төшереп, Твиттерга куя. Шулай итеп ул югалган көчекнең хуҗаларын табарга, йә булмаса аңа яңа йорт табарга булышырга тели. Көчеккә Луна кушаматын бирә.

Твиттерда бик күпләр ирнең твитына игътибар итә, әмма аларның күпчелеге Луна маэмай түгел, ә төлке дип әйтә.

Шуннан соң Марси, көчекнең төрен ачыклар өчен, ветеринарга мөрәҗәгать итә. Чынлап та, ул төлке баласы булып чыга. Шулай булуга карамастан, Марси төлкене язмыш кочагына ташламый.

Соңрак Марси Лунаны өендә тота алмаячагын белә. Чөнки Япониядә төлкеләрне йорт хайваны итеп тоту тыела. Шуңа күрә аңа кыргый чибәркәйне фермага тапшырырга туры килә.

Әйткәндәй, төлке, йә бүре баласын көчек дип уйлап, өйгә алып кайтуга дөньяда мисаллар чиксез күп.

Чыганак: "Өмет"
Фото: @marcy_com

Бәйле