«Әйе, булды! Мин синең белән аерылышам»

Әлфия йокысыннан уянуга, янында яткан иренең чигә чәчләренә саклык белән генә кагылды да, аны уятудан куркып, иреннәрен тидерер-тидермәс кенә сөйгәненең бит очыннан үбеп алды. Ярату тулы карашы белән аңа озак кына карап торды. Әйе, чибәр иде аның Шамиле. Төп-төз таза гәүдәсе, дулкынланып торган чем-кара чәчләре, бер-берсе белән кушыла язган калын кашлары, озын керфекләре астындагы шомырттай күзләре, күпереп торган иреннәре, йөзенә килешле борыны хатын-кызның һушын алырлык. Әйтерсең дә ул һинд киноларында уйнаган иң матур актерларның берсе. Өстәвенә, якын-тирә авылларда иң оста гармунчы да! Нәкъ шундый егетләрдән кызлар башларын югалтучан була да инде. Шуңа күрә Шамил артыннан йөргән кызлар да күп булды. Ул аларны перчатка алмаштырган кебек алыштырып кына торды: берәр кызны ике-өч тапкыр озата бара да, анысын ташлап, икенчесе, өченчесе белән йөреп китә. Шамил аркасында дуслыкларын югалтып мәңгелек дошманга әйләнгән берсеннән-берсе сылу кызлар буа буарлык иде. Аның тарафыннан «ташланган» кызларны бер генә сорау борчый иде: «Бу Шамил кемгә өйләнер икән?» Ә Шамил, барысын да шаккаттырып, Әлфиягә өйләнде. Аның бу адымына аптыраучылар күп булды, чөнки янында үзе кебек үк «бер кашык су белән йотарлык» кызлар булса да, ул артык чибәрлеге дә, сөйкемлелеге дә булмаган кызны сайлады.

Әлфия бу мәктәпкә укытучы булып эшкә килгән иде. Яңа җиргә бераз өйрәнгәч, күрше кызы аны үзе белән ияртеп, кичке уенга алып чыкты. Шамил белән алар шунда танышты. Беркайда да язылмаган кануннар буенча, авылга кайткан кунак кызын, гадәттә, Шамил озата бара. Бу очракта да шулай булды. Кунак кызы «авылның беренче егете»нә үлеп гашыйк булды. Әлфия беренче мәхәббәт канатларын җәеп, очсыз- кырыйсыз сөю киңлекләрендә очып йөргән чагында, егет эшне кызу тотты, тиз арада аңа өйләнеп куйды.

Авылда каз өмәләре узгач, көзге эшләр тәмамланып, беренче кар бөртекләре җиргә яту белән шаулатып туй үткәрделәр. Яшь гаилә Шамилнең әти-әнисе белән бер кыек астында дөнья көтә башлады. Әлфия хуҗалыктагы бар эшне дә үз кулына алды. Яше әллә ни өлкән булмаса да, каенана моңа шатланып риза булды. Үзе дә килененә ярдәмләште. Әлфиянең уңганлыгына, ипле холкына сөенеп туя алмады. Җае чыккан саен, авылдашларына да бу хакта сүз җиткереп торды. Ни дисәң дә, гадәттә, укытучыларның шәхси тормышы авылдашлары тарафыннан җентекле күзәтү астында була.

Бер елдан бу гаиләдә тупылдап торган ир бала дөньяга аваз салды. Шул көннәрдә Шамил белән әтисе арасында катгый сөйләшү булды:

— Улым, йорт салып, башка чыгарга кирәк!

— Әти, син мине туган йортымнан куасыңмыни?

— Нәрсә сөйлисең син? Беләсең бит, ата-баба йоласы буенча, иң өлкән улны башка чыгару гадәте бар. Йорт бурасын әллә кайчан сатып алдык. Бары тик эшне башлап җибәрергә генә кирәк. Әлбәттә, үзеңә дә бераз тырышырга туры киләчәк. Хәзер дөньялар үзгәрде. Колхозда эшнең рәте бетү ягында. Эш хакын да күптән түләмиләр.

— Бу проблемаларны белгән килеш, син миңа башка чыгарга кушасың. Бура булу гына аз әле ул. Йортны яшәрлек итеп төзеп кергәнче күпме акча кирәк булачагын беләсеңме, әти?

— Нишләп белмим ди инде, улым! Мин үзем дә — йорт салып кергән кеше. Авылдашлар алдында оят. Өлкән улын башка да чыгара алмады, дип сөйләрләр. Әниең белән ярдәмнән ташламабыз, яздан эш башларга кирәк, — диде әтисе.

…Шамил колхозда эретеп ябыштыручы булып эшли иде. Мәктәпнең сигез сыйныфын тәмамлагач, район үзәгендәге СПТУда укып чыкты да, туган колхозына кайтты. Бу һөнәргә ия кешеләр, гадәттә, яхшы гына хезмәт хакы ала, «сул акча»га да бай була. Тик Шамилнең җилкәсе эшкә юкарак иде. Колхоз җитәкчеләре аның артыннан ялынып йөреп эш кушсалар, эшләде, кушмасалар — юк. Авылдашларының вак- төяк үтенечләрен дә үтәргә ашкынып тормады. Йорт эшләренә дә аның кысылышы юк иде. Шәхси хуҗалык белән яши башлагач, үзенә тир түгәргә кирәклеген ул аңлый иде. Шуңа күрә дә башка чыгарга ашыкмады.

Яз җитеп, җир кардан арчыла башлау белән, ай- вайга карамый, авыл читендә кызу эш башланды. Яланда торган бураны ихатага күчереп күтәрделәр, авылдашларын өмәгә чакырып, балта остасы ялладылар. Булачак йорт янында кечкенә бура калкып чыкты. Читтән караганда, авыл мунчасын хәтерләтә иде ул. Бер ай эчендә ансының эшен тәмамлап, вакытлыча яшәп торырдай йорт төзелде. Ул бер ятар урын һәм ашап-эчү өчен өстәл куярлык кына иде. Монысы каената кушуы буенча төзелде. «Акча җиткәнчә төзербез. Кышны кече йортыгызда чыгарсыз. Соңыннан анысын мунча итәрсез», — диде ул.

Абзар төзелеп, сыер, сарыклар, кош-корт та яңа каралтыга күчерелде. Бу күченүгә иң куанганы Әлфия иде. Каенана белән яшәүнең читен ягын татырга туры килмәсә дә, ул үз йортында үзе хуҗа булачак. Ә бу инде — һәр хуҗабикәнең теләге һәм хыялы.

Ямьле җәй көннәре үтеп, көзгә керүгә авыл читендә яңа ихатада яңа тормыш башланды. Әлфия улын яхшылап тәрбияләде, хуҗалыктагы барлык эшләрне дә башкарды, каенана йортында да булышты.

Шамил иртән колхоз алачыгына чыгып китә дә кичен генә кайтып керә. Колхоз эшеннән арып кайттым, дип, хатынына ярдәмләшергә ашкынып тормады.

Кичке ашны ашарга утырган бер кичне ул Әлфиягә болай диде: «Мин Себер якларына эшкә китәм. Сабакташым җәйге ялга кайткач, күрешеп сөйләштек. Ул: «Эш урыны булгач, хәбәр итәрмен», — дигән иде. Кичә әтисенә: «Шамил минем янга килсен», — дип шалтыратып әйткән. Анда эш хакы да яхшырак. Бу йортны төзеп бетерергә әллә күпме акча кирәк булачак әле. Җылы киемнәрне караштыр, алдагы атнада юлга чыгам», — диде ир.

Әлфия бу хәбәрне ишеткәч, телсез калды. Аның сөекле ирен үз яныннан бер дә җибәрәсе килми иде. «Хуҗалыктагы эшләрдә аның тарафыннан артык ярдәм күрмичә, бар эшне дә үзем аткарып чыгарга күнексәм дә, парлы тормыш итү җиңелрәк. Бер-береңнең җылы карашын тоеп, утырып чәй эчү дә күңелгә шифа бирә. Яңа гына тәпи баскан улымның теле ачылып кына килә. Малай кешегә әти тәрбиясе дә нык кирәкле. И бу тормышны! Элек-электән колхозчы акчага мантымаган. Соңгы елларны бигрәк тә, эш хакын түләмәгәч, авылда дөнья көтәрдәй ир-атлар «озын акча» эзләп Себер тарафларына китеп бетте. Хәзер менә минем иргә дә чират җитте, дип уйланды яшь хатын.

Дүшәмбе көнне Шамил юлга чыкты. Әлфия аны, елаудан шешенеп беткән күзләрен сөртә-сөртә, оза- тып калды. Улы, кечкенә кулларын селкеп: «Әттә, пока!» — дип хушлашты.

— Иреңне сугышка озатмыйсың бит! Шулкадәр еламыйлар инде! — дип каенатасы шелтәләсә дә, Шамил утырып киткән машина тыкрыкка борылып кереп киткәч кенә, яшь хатын урыныннан кузгалды.

Әлфия иренең шалтыратуын көтеп көннәрен үткәрде. Үзләренең йортына телефон куелмагач, Шамил ике йорт аша яшәгән күршеләренә атнасына бер тапкыр шалтырата иде. Хатын билгеләнгән вакытка, сөекле иренең берничә сүзен ишетергә дип, улын җитәкләп барып тора. Билгеле инде, кеше янында артыгын сөйләшә алмыйлар. Шуңа күрә Әлфия иренә сөю тулы сүзләр белән хатлар язды. Үзе кайткач укыр әле, дип аларны җыеп барды.

Бер ай вакытны яшь хатын көч-хәл белән үткәрде. Ул сагынды, саргайды, иренең кайтыр сәгатен секундларын санап көтте. Шамил кайтасы көнне бәлеш салды, аш пешерде, камыр ашлары әзерләде. Мунчаны алар каенаталарында керә. Аңа да әйтеп куярга кирәк, мунчаны Шамил яратканча кызурак итеп булдырсын. Бер ай ялсыз уникешәр сәгать эшләгәч, арыгандыр. Юл газабы — гүр газабы, дип юкка гына әйтмиләр. Юлда да йончыгандыр, дип уйлады. Хуҗалыктагы эшләрне дә иртәрәк тәмамлап куйды.

Шамил туган авылына үзен «Берлинны алган кебек» хис итеп кайтып керде. Кесә тутырып акча алып кайтты бит ул! Себердәге бер айлык эш хакын колхозда ярты ел эшләп алырга кирәк иде. Һөнәре дә нефтьчеләрдә иң таләп ителгәне икән. Эш шартлары җиңелдән булмаса да, түзәрлек. Иң мөһиме — акча түлиләр. Болай булгач, әти алдында күкрәкне киереп утырып булачак. «Җилкәң юка, ялкаусың» дигән сүзләрне әйтеп карасын ул хәзер миңа, дип кинәнеп уйлады.

Улы кайту хөрмәтенә җыелган мәҗлестә әти-әнисе горур утырды.

— Болай булгач, йөзебезгә кызыллык китермәссең. Төзи башлаган йортыңны исән-имин тәмамларга язсын! Оныклар тавышына күмелеп торсын! Кулыбыздан килгәнчә ярдәм итәрбез. Син эштә чакта киленне дә читкә типмәбез, — дип, үгет-нәсыйхәтләрен әйтте.

Ял вакытының санаулы көннәре тиз үтте. Шамил, гадәтенчә, хуҗалык эшләренә артык кысылмады. Хатынының бар эшкә дә өлгерәчәген ул белә иде. Шуңа күрә, тормыш йөген тартуны аның җилкәсенә йөкләде. Ә үзе көннәр буе йомшак диванда телевизор карап ятты. Әлфия ире өчен артыгы белән өтәләнде. Монда кайткач булса да ял итсен, дип, эш кушмады. Ә сөю тулы хатларын иренә тапшырырга кыймады.

Шулай кыш та үтеп китте. Вахтачы тормышына ир белән хатын икесе дә ияләшергә тырышты. Хатынга күсәкнең иң авыр башы төште. Ирле килеш ирсез тормыш көтү иде бу. Шамиле вахтада чакта берүзе өзгәләнсә, ул эштән кайткач та аңардан ярдәм булмады. Төзелеп бетәчәк яңа йортлары хакына барысына да түзде хатын. Иренең Себердә эшләве вакытлыча гына бит. Йортны төзеп бетергәч тә тагын бергә булачакбыз, дип, үзен юатты.

Авыл җирендә язгы эшләрнең иң мөһиме — ул яшелчә-җимеш утырту. Җирне сөрү, тырмату, бәрәңгене чәчү — һәркайсы үз вакытында һәм тиз арада эшләнергә тиеш. Әлбәттә, боларны ирле хатыннарга эшләве җиңелрәк. Әлфия дә әлегә кадәр сөрелгән җиргә бәрәңгене чәчеп кенә чыга иде. Ә быел аңа барысын да үзенә уйларга туры килде. Чөнки иренең вахтасы нәкъ май башына туры килде. Ярый әле, каенатасы, күрше-күлән ярдәмләшеп, бергәләп язгы эшләрне тәмамладылар. Ире вахтадан кайткач, җыелган акчаларына төзелеш материалларын сатып алып, балта остасы яллап, өйләренең түбәсен дә ябып куйдылар. Инде ире тагын бер айга эшкә киткәч, җәйнең иң кызу чоры — печән вакыты килгәнен сизми дә калды ул. Билгеле инде, бу чорда бар авыл халкы коры көннәрнең кадерен белеп, печәнне әзерләп калырга тырыша. Шамил вахтадан кайтканчы яңгырлар башланмый торса ярар иде, дип борчылды Әлфия.

Ире кайткач, тиз генә печәнгә төшә алмадылар. Шамил: «Мин арып кайттым. Бер-ике көн ял иткәч, башларбыз», — диде. Тик аннан соң яңгыр башланды. Печәнсез калсак, ничек малларны кышлатып чыгарбыз икән, дигән сорау Әлфияне генә борчыды. Иренең бу хәлгә бер дә исе китмәде. Инде вахтага китәргә берничә көн калгач, печәнгә төштеләр. Көннең кызулыгы кимү сәбәпле, чабылган печән тиз арада кипмәде. Иртәгә юлга чыгам дигән көнне Шамил кибеп бетмәгән печәнне кыек астына кертте. Хатынына: «Караштырып тор, кызып чыкмасын», — диде.

Әлфия, ирен эшкә озаткач, кыек астындагы печәнне көненә берничә тапкыр менеп карады. Җилләсен дип, ишекләрен ачык тотты. Тик кибеп бетмәгән печән, тапталып өелгәч, билгеле инде, кызып чыкты. Инде Әлфиягә аны кыек астыннан кире чыгарып, таратып җилләтергә туры киләчәк. Күп көч таләп ителгән хезмәт үзенең генә кулыннан килмәсен аңлагач, каенатасына дәште. Шулай итеп, печәнне чыгарып, ике көн кат-кат әйләндереп җилләткәч, яңадан тутырдылар.

Авыл тормышы үз җае белән яшәвен белде. Ә вакыт агышы үз юлыннан акрын гына акты. Кешеләр үз тормышларының шул дәрьяларга кушылып бергә акканын сизмәде.

Уку елы башланыр алдыннан мәктәп директоры Әлфияне үз янына чакыртып, эшкә чыгарга тәкъдим ясады.

— Бер укытучыбыз хаклы ялга чыга. Сине без декрет ялындагы кеше урынына эшкә алган идек. Быел эшкә чыксаң, даими урынга күчү мөмкинлеге туа, — диде.

— Ярый, мин риза. Улымны балалар бакчасына йөртермен. Ирем эштә чакта каенанам белән каенатам да ярдәмләшә, шулай булгач, күнегеп китәрмен, дип уйлыйм, — диде Әлфия.

Бар дөнья алтын төскә манчылып, уңыш исенә коенганда, укучы балалар белән бергәләп, яшь хатын мәктәпкә эшкә йөри башлады.

Тырыш, уңган хатын эшендә дә сынатмады, дөньясын да гөрләтеп көтте. Ирен сагынып көтеп алды, кадерле кунакны сыйлаган кебек, тәмле ашлардан өзмәде, вак-төяк эш кушып мәшәкатьләмәде.

Кыш айлары үтеп, язга чыккан мәлдә авылда хәбәр таралды: «Әлфиянең ире вахтадан кайтмаган. Нәрсә булганын беркем дә белми икән. Бахыркаем, ирен эзләп, эш урынына да шалтыраткан. Өенә кайтып китте, дип әйткәннәр. Үз-үзенә урын табалмый икән. Бигрәк ярата шул Шамилен», — дигән хәбәр өйдән-өйгә йөрде. Һәркем үзенчә фараз чыгарды. Тик сәбәбен генә аңлата алмады. Шамилнең әти-әнисе нәрсә уйларга да белмәде. Киленнәрен юатырга тырышсалар да, үзләре дә ут эчендә иде.

Бер атна чамасы вакыт узгач, Шамилдән телеграмма алдылар. «Мин исән-имин. Бар да яхшы. Бу вахтада кайта алмыйм. Икенчесендә кайтырмын», — дип язылган иде анда. Әлфия, иренең исәнлеген белгәч, шатлыгыннан шашып елады. Бераз тынычлангач, аның кайда һәм нәрсә эшләп йөрүен аңлый алмыйча баш ватты. Кулыннан эше китте, ашаган ашы тамагыннан узмады. Инде тәмам чирләп, урын өстенә калгач, бианасы аңа ярдәмгә килде. Үзенә дә җиңел түгеллеген аңлатырга тырышты. Ә әни кешенең төп бурычы — баланы аякка бастыру икәнлеген тагын бер кат төшендерде. Бу сөйләшүдән соң Әлфия бар булмышын улына багышлады. Шулай итсә, ире турындагы аңлаешсыз сораулар беразга гына булса да онытылып тора иде кебек.

Ике ай дигәндә Шамил туган авылына кайтты. Тик ул хатыны белән улы янына түгел, ә ата-анасы йортына ишек шакыды. Юлдан кайтышлый ук үзләренә кергәнгә аптырасалар да, аны күргәч, ата-ана сөенеч яшьләрен тыя алмады. Табын коргач, киленнәрен чакыртырга кече улларын җибәрергә теләгәннәрен ишеткәч, Шамил аларны туктатты.

— Мин Әлфиядән аерылам. Себердә икенче гаиләм бар, — диде.

— Ничек инде аерыласың? — дигән сүзләр әти- әнисенең авызыннан берьюлы чыкты.

— Менә шулай. Яши алмыйм мин аның белән. Аның мине артык яратуы, тугрылыгы туйдырды! Ул миңа үзенең кыланышы белән хуҗасына хезмәт иткән тугры этне хәтерләтә. Мин аның миңа бервакытта да хыянәт итмәячәген белгәнгә күрә өйләнгән идем. Яши- яши яратырмын, дип уйладым. Ә аның башы дөнья мәшәкатеннән чыкмый. Бертөрлелектән ялыктым! Аңлыйсызмы? Ялыктым! — дип, сүзен тәмамлады.

Боларны ишетүгә, өлкәннәр тынсыз калды. Нинди мәрхәмәтсез бала үстергәннәрен алар әле генә аңлады булса кирәк. Юк, ничек тә бу юньсез малайны акылга утыртырга кирәк! Артык тугры булганга ир хатыннан аерыла димени? Аннан бит әле аларның оныклары да бар. Ә Шамил бала турында уйлады микән?

Тынлыкны әтисе бозды:

— Улым, синнән мондый ук адымны һич көтмәгән идем. Ә улың турында уйладыңмы? Ничек шулкадәр каты бәгырьле итеп үстердем икән мин сине? — дип, өстәлгә йодрыгы белән сугып куйганын үзе дә сизми калды.

Бу вакытта әни кешенең мыш-мыш килеп елаганы ишетелә иде.

— Хәзер үк килен янына барасың да, барысын да үзең аңлатып бирәсең. Әгәр дә аның белән бер-бер хәл була калса, бәхиллегем юк, — дип, әтисе Шамилне өеннән куып диярлек чыгарды.

Шамил туган йортыннан чыгып, үз урамына юл алды. Аңа бу берничә йорт ара бик озын күренде.

Аяклары һич атламас булды, әйтерсең лә аларны тышаулап куйганнар. Бер-ике адым ясады да, туктап торды. Башындагы уйларны бер җайга тезеп уйлый алмады. Аерылырга дигән карарга килгәндә ул Себердә иде. Яңа хатыны — Миләүшәсе — Шамилнең гаиләсе барлыгын белә иде. «Ярар, кайгырма, син безнең икебезгә дә җитәсең. Әлегә кадәр хатының берни сизми яшәде бит. Үзең әйтмәсәң, алдагы көндә дә ул белми, сизмәячәк», — диде. Тик, бу балыкны кармакка салучы җим генә булып чыкты. Миләүшә Шамилсез яши алмаганлыгын бертуктаусыз кабатлап торды. Хатын-кыз – колагы белән, ирләр күзләре белән ярата, диюләре хак булып чыкты. Чибәрлеге, шашып торган дәрте белән Шамилне бик тиз үз ягына аударды ул. Ир, үз хатыны янына кайткач, вахтада үткәргән төннәрен сагынып яшәде. Күңеле ике арада өзгәләнде. Туган җирендә аны тугры хәләл җефете, хәләл хатыны, газиз улы, әти-әнисе көтсә, Себердә — язгы ташкын кебек дәрте ургылып торган чибәр Миләүшәсе көтә иде. Менә шул ташкынның аны бөтереп алып киткәнен ул сизми дә калды. Һәм аннан чыгар юлны бары тик Әлфиядән аерылып, Себергә яшәргә күчүдә күрде. Әмма күңеле белән карар кылса да, моны сүзләр белән әйтергә дә кирәк иде әле.

Ихатасына кергәч, төзелеп бетмәгән йортка озак кына карап торды. Ул шушы нигездә хатыны белән балалар үстерергә ниятләгән иде. Тыныч һәм бай тормыш белән яшисе килә иде аның. Тик ул башка юлны сайлады.

Ни булса да булыр, дип, ишеккә шакыды. Иренең тавышын ишетүгә Әлфия калтыранып куйды. Улын кочагына алды да ишекне ачты. Әтисен күрүгә, бәләкәч кулларын сузып, улы аның муенына сарылды. Әлфия ирен тыйнак кына кочаклап алды. Шамил өске киемнәрен салганчы, табын әзерләп тә өлгерде. Тик ире табын артына утырырга ашыкмады. Улы белән уйнаган булып, вакыты сузды.

— Аш суына бит, юлдан ачыгып кайткансыңдыр, әйдә, утыр инде, — дип, хатын борчулы карашын иренә төбәде.

— Юк, ашыйсым килми. Мин монда әтиләр яныннан килдем, — диде Шамил.

— Нишләп башта ук үзебезгә кайтмадың? Әллә берәр хәл булдымы? — дип сорамый булдыра алмады хатын.

Шамил бер генә мизгелгә тын торды да, катгый бер карарга килгәнен белдереп, кырт кына аның ягына борылды.

— Әйе, булды! Мин синең белән аерылышам, — диде.

Әлфиягә бу сүзләр һавада эленеп калган кебек булып тоелды. Гүя һәр хәреф аның зиһененә акрын гына, берәм-берәм килеп җитте. Аптыраудан зурайган күзләрен иренә төбәде дә көч-хәл белән: «Ничек инде, аерылышасың?!» — дип сорады.

— Менә шулай! ЗАГСка барабыз да, гариза язып, аерылышабыз.

— Мин бернәрсә дә аңламыйм. Нәрсә булды соң? Әллә минем турыда сүз ишеттеңме?

— Бар хикмәт миндә. Себердә икенче хатыным бар. Ул авырлы. Озакламый бәбиләр вакыты җитә. Менә шуңа күрә дә мин синнән аерылам.

— Бәй, синең улың бар бит инде. Аңа да әти ки- рәк бит!

— Син — көчле хатын. Баланы үзең дә карап үстерә алачаксың, — диде ир кеше.

Бу вакытта Әлфия сыгылып төшеп үкси иде. Хатынының елаганын ишетү ирне чыгырыннан чыгарды.

Ул тунын киде дә, бу йорттан чыгып китү ягын карады. Ябык ишек артында әнисенең елаганыннан куркып, улының да аңа кушылып елаган тавышы ишетелде. Тик әти кеше бу вакытта куйган максатына ирешкән иде — ул бу йортка аерылуы турында хәбәр итәргә килде. Башкасы аны борчымый. Еларлар да, туктарлар әле, дип, юлын дәвам итте.

Төн буена керфек тә какмаган Әлфия таң ату белән улын уятып киендерде дә биатасы йортына йөгерде. Шамиле төнгә каршы юлга чыкмагандыр. Аны үгетләргә, кирәк икән — ялынырга, аңлатырга ашыга иде ул. Улы ятим үсмәсен өчен ул барысына да риза. Шамиле ике хатын белән яшәсә дә риза. Ә нигә риза булмаска? Әлегә кадәр икебез белән дә яши алган бит. Моннан соң да яшәрбез! Андагы хатыны, минем янга кайтканда, берүзе яшәгән бит. Мин дә бит бер ай ирсез дөнья көтәм. Өйрәндем. Күпме көч, вакыт, акча сарыф ителгән, төзи башлаган йорт та бар. Ирсез ул аңа нигә кирәк? Ялгыз башы белән аны ул ничек төзеп бетерә алсын? Шамил бит шул йортны төзергә дип Себергә чыгып киткән иде. Булмас, ташламас ул безне, дигән уйлары башында буталды. Әлфия төн буена уйлаган шул уйларын әле йокыдан да тормаган ире янында кат-кат сөйләде.

— Борынгы ата-бабаларыбыз җиде хатын алып яшәгән. Мин каршы түгел. Икенчегә өйлән, тик миннән генә аерылма! — диде дә тынып калды.

Елар да туктар, дип уйлаган ир бу тәкъдимне ишетермен дип һич уйламаган иде.

— Син нәрсә сөйлисең? Безнең илдә ике хатынга өйләнергә ярамый! — дип җикерде дә хатынын читкә этеп җибәрде. — Мин хәзер үк кире Себергә китәм, — дип, киенә башлады.

Хатын ире каршына килеп тезләнде:

— Китмә! Ташлама! Без синсез нәрсә эшләрбез? — дип, үксеп ялынды Әлфия.

Бу күренешкә әти-әнисенең дә үгетләве, янаулары кушылды. Йорт эче елау, шау-шауга күмелде. Тик Шамил берсен дә ишетмәде. Ул туган йортыннан йөгерә-атлый чыгып китте.

…Шамил шул чыгып китүеннән авылга бөтенләй кайтмас булды. Моңа әти-әнисе дә каршы килмәде. Яңа киленне, читтә туган оныкларын алар кабул итә алмады.

Әлфия ире алдында тезләнеп ялынса да, ялгыз хатын алдында килеп туган авырлыклар, каршылыклар алдында тезләнмәде, егылмады. Язмышына күнеп, дөнья көтте, яхшы әни булып, улын башкалардан ким-хур итмичә үстереп, аякка бастырды, бар тырышлыгын салып, йортын төзеп бетерде. Тик авыл читендә урнашкан яңа йорт ничек кенә матур булса да, аның тәрәзләреннән моңсулык сирпелә иде…

Зөһрә Исламова

 

Бәйле