“Үзе дә, акчасы да кирәк түгел”

Хәдичә апалар алты бала үскәннәр. Ул – иң кечесе. Апалары да, җиңгәләре дә аңа берәр айлык кына балаларын калдырып, эшкә китә торган булганнар. Шул балаларны карап, мәктәпкә дә йөри алмаган ул, укымыйча калган. Уналты яшендә Кизил шәһәренә китеп, шахтада эшләгән, шунда кияүгә чыккан. Узган бер баласы авыр эштән төшеп барган. Бәхетсезлегенә, ире дә яшьли үлеп киткән.
Тормышы авыр булса да, үзенең гомере озын булган Хәдичә апаның. Менә хәзер, үзе укырга да бармыйча үстерешкән туганнарының балалары аны туган да итмиләр, ярдәм дә итмиләр, хәлен дә белмиләр. “Булышсалар, пенсиямне дә биреп барыр идем. Миңа хәзер күп кирәкми”, – дип әйтеп караган. Тегеләре генә чит кешеләр аркылы: “Үзе дә, акчасы да кирәк түгел”, – дип сүз җибәреп яталар. Ә ул апа үзе кайда гына эшләсә дә, аларга киемнәр, акча, күчтәнәчләр җибәреп яткан. Пермь шәһәрендә урман кисүдә, поезд юлында шпаллар салуда эшләп алган акчаларын да еш кына аларга җибәргән.
Соңрак иң олы апасын карап-тәрбияләп, соңгы юлга да ул озаткан, абыйсы авыргач, аны да сакларга кайткан. “Шул абый-апаларымның балалары да хәлемне белешми бит”, – дип рәнҗи ул карчык. Балалар дигәннәре дә алтмыштан узган хатыннар, ирләр инде алар хәзер. Мин тынычландырам инде аны, “Сине карыйм, авырып китсәң дә, ташламам”, – дим. Ташламыйм инде, күрәләтә ялгыз карчыкны нишләп үзен генә калдырасың. Шулай бер-беребезнең хәлен белешеп торабыз. Миңа аның акчасы да, йорты да кирәкми, болай гына да тәрбияләп торам. Үземнең йортым да, ихатам да менә дигән. Кирәк булса, балалар акчасын да алып кайтып бирәләр, ашарга да төяп кайталар.

Сания

Бәйле