Һәр ел саен олы абыемнан
Күчтәнәчләр алам ерактан.
Өрек җимешләре җибәрә ул –
Малай чактан үлеп яраткан.
Мин дә салам авыл күчтәнәче –
Бәләк-бәләк кызыл бәрәңге,
Үзе сорый. Ниләр сагындырмас
Чүлдә яшәп яткан адәмне…
Хаты килде: «Юып торма, – дигән, –
Балчыклырак булсын, шикләнмә,
Әрчегәндә суын саркытам да
Балчыкларын җыям тәпәнгә.
Гөл утыртам савыт тулу белән,
Әллә монда күңеле ятмады –
Сездән алып килгән песи гөле
Бөреләнде, чәчәк атмады».
Тартма тутырып туфрак салдым әле.
Иңгә салып кайтсын ирләрчә!
…Бернәрсә дә юньләп үсми, ахры,
Туган туфрак кодрәт бирмәсә.
Илдус Гыйләҗев
i
Рекламодатель:
ERID:
ИНН:
ERID:
ИНН:

Фирдүс Тямаев Сабантуйда җырлау бәяләре турында: «Миннән дә начар кеше юк…»
Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев җырчыларның Сабантуйда җырлау бәяләре турында халык фикеренә каршы үз җавабын
i
Рекламодатель:
ERID:
ИНН:
ERID:
ИНН:

Газ шартлаган күп катлы йортта өч этаж җимерелгән, өч кеше һәлак булган
Саратов шәһәрендә күп катлы йортта газ шартлаган, 3 кеше һәлак булган. Якынча белешмә буенча, 10
i
Рекламодатель:
ERID:
ИНН:
ERID:
ИНН:

"Кайвакыт аерылышу - иң яхшысы"
Ринат Рәхмәтуллинның хатыны Динара сорауларга җавап биргән. Динара белән Ринат Рәхмәтуллин ике ел элек өйләнештеләр.
i
Рекламодатель:
ERID:
ИНН:
ERID:
ИНН:

Чиянең организмга зыяны да бар икән
Табигать быел җиләк-җимешне мулдан бирде. Агач-куакларда пешкән чияне җыеп бетерерлек түгел Чия организмның төрле системалары