Нинди җимешләрне әле сатып алмавың хәерле?

-- Лейла

Кыштан соң рационга көн саен яшелчә-җимешләр кертергә кирәк. Тик карбыз һәм кавыннарны әлегә сатып алмау яхшырак. Бу хакта “Спутник” радиосы эфирында җиләк-җимеш үстерүче, агроном Елизавета Тихонова сөйләде.

«Алар стимуляторлар һәм ашламалар кулланып үстерелгәнгә түгел, ә бу культуралар өчен әле сезон башланмады. Карбыз да, кавын да әлеге вакытта организм өчен бернинди файда бирмәячәк», — дип сөйләде ул.

Кибет киштәләрендә «ананас җиләге» күренә башлады. Ул кышны яхшы чыксын өчен антибиотиклар кулланалар. «Мондый җиләк тә тәмле. Ничек кенә булмасын, аның файдасы зыяныннан күбрәк булачак», — дип сөйләде Тихонова.

Шәфталу-абрикосларга килгәндә, агроном әйтүенчә, аларны гидропоникада — тукландырылган махсус сыекча эчендә үстереп булмый, алар ачык туфракта гына үсә. Мөгаен, шулай иртә вакытта аны Үзбәкстанның көнчыгышыннан китерәләрдер. “Аларны ашарга ярый, әмма кулланыр алдыннан, һичшиксез, яхшылап юарга кирәк, чөнки барысы да кул белән җыела”, ди эксперт.

Әлеге вакытта яшел тәмләткечләр, салат, редис яки иртә өлгерүче кәбестә күп файда китерәчәк. Витаминнардан тыш, аларда организмны авырулардан саклый торган матдәләр дә бар.

Чыганак: кызыл таң

Бәйле