Коронавирусны җиңгәннәр хис кичерешләре белән бүлешә

-- Лейла

Ковид диагнозы СПИД яисә ВИЧтан да җитдирәк яңгырый бүген. Андый диагнозлы кешеләрне журналистлар эзләп таба алса, коронавирус йоктырып, савыкканнарны эзләп табуы, бигрәк тә интервьюга ризалаштыруы бик авыр.

“Сездә—коронавирус!”. Бу диагнозны хәзер һәркем ишетүдән куркып яшидер. Интернетта кемнәрдер үзләренә файда алу өчен диагнозны сатып ала икән, дигән сүзләр дә йөри. Диагнозны сатып алып була, әмма авыруны үзләре аша уздырырга теләк белдерүчеләр күп түгелдер. Кешелек өчен инде ярты ел билгеле булса да, һаман да ачылмаган китап төсле булып калган вирус шаккатыруын дәвам итә. Организмга эләккәч аның ни рәвешле зыян салуын, әллә инде “җиңелчә” генә үтеп китүен берәү дә әйтә алмый. Савыктым дигәч тә, кабат авырмам, миңа зыяны тимәде дияргә дә иртәрәктер. Бәлки аның “эзе” бер яисә ун елдан үзен сиздерер? Кем белә бит… Ковид диагнозы СПИД яисә ВИЧтан да җитдирәк яңгырый бүген. Андый диагнозлы кешеләрне журналистлар эзләп таба алса, коронавирус йоктырып, савыкканнарны эзләп табуы, бигрәк тә интервьюга ризалаштыруы бик авыр. Әмма авыруның ни дәрәҗәдә җитди  икәнен аңлау (аңлату) өчен аны җиңгәннәрнең фикерен, хис-тойгыларын белү кирәк. Ә иң мөһиме—саклану чараларын куллану, бер-беребезгә сак карау мөһим. Әйткәнемчә, ковидлылар үз диагнозларын кешегә чыгармаска тырыша. Сәбәбе бер генә—җәмгыятьнең, якыннарының, дусларының алардан читләшүеннән курку. Шуңа  да исемнәрен дә язмауны, яисә фамилияләрен күрсәтмәү шарты белән генә сөйләшәләр.

Маринаның  (герой үзе соравы буенча исеме үзгәртелде) бөтен гаиләсе—кызы, улы һәм үзе бу авыру белән чирләп терелгән. Беренче булып 11 яшьлек малае хастаханәгә эләгә. Беренче карашка, анарда гап-гади ОРВИ була. Тамагы кызарган, борыны тыгылган, әмма маңкасы акмый. Ис, тәм тоюы юкка чыга. Көннең икенче яртысында температурасы күтәрелә һәм дүрт көн югары килеш тора, төшми. Бала авырганның икенче көнендә алар “ашыгыч ярдәм” чакырта һәм малайны хастаханәгә алып китәләр.

Маринаның 20 яшьлек кызына исә, русча итеп әйткәндә, “повезло”. Аның тән температурасы күтәрелеп, бер генә көн югары була. Ә менә Маринаныкы 13 көн дәвамында төшми.

-Хәлемнең мондый авыр булганын хәтерләмим. Бала тапканда да тән ул кадәр сызламый, авыртмый. Ә монда… Косасы килә, гел күңел болгана. Ашасам бер хәл. Ашамыйча да шулай. Әйтерсең лә нәрсә беләндер агуланган кебек. Баш чатный, чәч төпләре, хәтта күз  алмаларына кадәр авырта. Бу халәтне аңлатырга сүзләр дә таба алмыйм. Мин гомер буе спорт белән шөгыльләнәм. Спорт мастерына кандидат. Физик яктан үземне көчле кеше дип саный идем. Әмма мондый хисләрне, хәлсезлекне кичергәнем булмады. Синең сулыйсың килә—ә сулый алмыйсың. Кыбырсый башлыйсың, һава җитми кебек. Ә бер ни эшләп булмый…, — ди Марина.

— Космонавтлар кебек йөргән табибларны күргәч, нинди хисләр кичердегез? Нык куркыта идеме?

-Дөресен генә әйткәндә, өйдә куркынычрак булды. Бер-бер хәл булса, Алла сакласын, нишләрсең!? Ә хастаханәдә алай түгел, сиңа биредә теләсә нинди очракта да 24 сәгать ярдәм итәрлек табиблар бар. Алага мең рәхмәт! Гаиләләренә сабырлык, үзләренә исәнлек телим!,- ди Марина.

Икенче героебыз Гүзәлия. Аның әле барысы да алда, чөнки авыру ханымда 4 көн элек кенә ачыкланган. Өстәвенә, ул бала көтә.

-Мин бик каты костым, эчем китте. Ис, тәм тоймый башладым. Авырлы булгач, шуның билгеләредер дип уйладым. Әле беренче генә балам бит, йөклелекнең барлык сюрпризларын да белеп бетермим. Икенче көнне температурам күтәрелде. Ирем командировкада, өйдә ялгызым гына. Куркып калдым һәм “ашыгыч ярдәм” чакырттым. Тест уңай нәтиҗә бирде. Бәхеткә температурам төште. Мине өйгә кайтарып җибәрделәр, өйдә дәваланам, — ди Гүзәлия.

P.S. Күргәнегезчә, авыру сайланып тормый. Әнигә дә, бәбигә дә, булачак әнигә дә “ябыша”. Якыннарыгызны һәм үзегезне саклагыз!

Чыганак: Шәһри Казан

Бәйле