Башкортстанда COVID-19лы авыру белән элемтәдән соң шәфкать туташларын моргка япканнар

-- Лейла

Башкортстанда ике шәфкать туташын моргка япканнан соң прокуратурага мөрәҗәгать иткән.

Мәгълүматлары буенча, 14 майда Архангельск үзәк район хастаханәсенең 65 яшьлек пациентының COVID-19 тапканнар-аны шунда ук Уфага озатканнар. Пациент булган бүлектә санобротканы ике шәфкать туташы үткәргән, шуннан соң хастаханә җитәкчелеге аларны морг бинасында изоляцияләргә булган, аның янындагы бүлмәдә коронавирус белән авыручылар өчен изолятор урнаштырылган.

«Тәрәзәләр тимер рәшәткә белән капланган, бинада кайнар су юк, душ юк, сабын юк. Салкын. Мәет исе» — дип сурәтли 51 яшьлек шәфкать туташы.

Хатын-кызлар бинадан китмәсен өчен, аларга сакчылар да куйганнар. Иртән бер шәфкать туташын өйгә үзизоляцияләүгә җибәрәләр, чөнки ул шәхси йортта ялгызы яши. Икенчесен сменага чыгарганнар.

Хастаханә шәфкать туташларына 20 майда гына прокуратурага шикаять белдергәннән соң больничный ачканнар, моңа кадәр алар хастаханәдә тагын берничә смена эшләгән.

Чыганак: "БИЗНЕС Online". 
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий