МЧ : бала фаҗигале һәлак булган

Башкортстанның Дуван районында дүрт яшьлек малай фаҗигале төстә һәлак булган. Малай әтисенең машинасында уйнаганда автоматик пыяла күтәргече төймәсенә басып муенын кыскан. Әти-әниләре шунда ук ашыгыч ярдәм чакырткан. Табиблар баланы дәваханәгә алып киткән, әмма сабый реанимациядә үлгән.
Хәзер фаҗига хәл-шартларын хокук саклау органнары тикшерәчәк.

Чыганак "Өмет"

Бәйле