«Түлке шуны бел: мин аның бармак очына да кагылган кеше түгел!»

«Яшәргә яралгансың, яшә, оч!»
Хатынның уена ияргән карашы пәрдә тирәли бөтерелгән күбәләккә берегеп калды. Бичара, ут яктысы чакыргандыр инде үзен, ишегалдындагы иркенлекне ташлап, тоткынлыкка очып кермәс иде. Күрәчәге чакыргандыр…
– Пәрдәне тартсаң… – Хатын, каршыдагы диванда бик бирелеп гәзит укып утырган иренә ипләп кенә дәште дә янә өрфия канатын дерелдәтеп әбәләнгән күбәләккә текәлде.
Ир күзлеген җәһәт кенә маңгаена күтәреп куйды, гәзитен ташлап, аяк очына күчеп утырды.
– Нәрсә дисең, әнисе?
– Үз дөньясына очсын. Канатлы килеш шуышмасын. – Хатын, керфекләрен тибрәтеп, чакырылмаган кунакка ымлады.
Аны күптән инде күз карашыннан аңларга өйрәнгән ир артык сүзне кирәксенмәде. Пәрдәне читкә шуыштырып, тәрәзәне киереп ачты.
– Бар, җанкаем, өченче – артык, ди әле монда апаң, бар, бар, безгә мишәйтләмә…
Пәрдәне япкач, янә гәзитенә үрелде.
– Берәр юньле хәбәр язсалар… – Ачусыз гына сукранып та куйды.
– Ни диләр?
– Иван Грозныйга һәйкәл куйганнар. Мәскәүдә. Әле кайбер ахмак башлар Казанда да куярга кирәк, дип дулый ди.
– Тапканнар… Явыз Иванга түгел, менә синең кебекләргә куярга кирәк ул
һәйкәлне. – Хатынның тавышы сабыр, тигез иде. Түшәмгә төбәлгән күзләренә генә әйтеп бетергесез җылылык һәм моң таралды.
Ир, гаҗәеп бер ихласлык белән, гадәтенчә шаулап көлеп җибәрде, аның кул аркасын сыйпый-сыйпый, йөзенә иелде.
– Минем кебек авыл мужигына? Һәйкәл? И әнисе, әйтеп тә куясың инде син…
– Көлмә. Кулымнан килсәме? Казан урамында бер якка – сиңа, икенче якка Нурсөя апага һәйкәл бастырып куяр идем әле.
– Нурсөягә? Фәррах бабай карчыгынамы? – Ир, аптыраган кыяфәт чыгарып, читкәрәк тайпылды. – Бар икән күрәселәрем…
– Шушыны… Шаяртырга булсын. – Шулай дисә дә, хатын үзе дә шаяртып
кына иренең янтыгына төртеп алды. – Ниткән Фәррах бабай сөйлисең? Фәнис абыйның, Фәнис Яруллинның хатынын әйтәм. Баулыда һәйкәл ачылды, дип яздылар язуын, башкалада да булсын. Артык түгел.
– Әәә… Аңа ярый. Кирәк. Чын татар хатынын бөтен дөнья күрерие.
– Сине дә. – Хатынның күгелҗем күзләреннән агылган мәхәббәт нуры янәшәсендә утырган ирнең какча гәүдәсен, әле чал кунарга ашыкмаган куе чәчләрен, гомер буе эштән өзелмәгән сөялле кулларын, кояшта янып каралган йөзен сыйпап үтте. – Чын татар ирен күрерләрие.
– Һай, әнисе, әйттерерсең әллә ни… Кая, мендәреңне рәтлимме, арымадыңмы?
Җавап ишетелмәде. Хатын күзләрен йомган, буразна-буразна булып,
иреннәренә тиклем кайнар яшьләр тәгәрәгән иде.
– Утыз җиде ел бит, Нургаян, утыз җиде ел!
– И Аллам, кайлардан телгә алдым бу Иван Грозныйны… – Нургаян, урыныннан кузгалып, карават янындагы өстәлдән ашъяулыкны күтәрде, чынаякка пыяла графиннан су агызды. – Зәйтүнәкәем, ничә әйтәм, синең кан басымың күтәрелми, син аны үзең күтәрәсең! Мәле, су йот.
Зәйтүнә, терсәкләренә таянып, мендәреннән күтәрелә төште. Яшь аралаш елмаеп, иренең кулыннан чынаякны алды.
– Борчылма, кан басымы әйбәт. Көн бозылса гына уйнаклый башлый.
– Бозылмый торсын берүк. Бәрәңгегә тотынгач кына… Иртәгә бетмәс
микән, Алла боерса. Китереп кенә яумаса… – Ир юри сүзне баягы юнәлештән ераккарак борып куйды. – Көндез кызларга яңа чиләкләр алып кайттым, җиңеллеген күрсәң, әнисе! Чәнти бармак белән күтәрерлек, ант мәгәр!
Кодагыйларга шуны тотып киттеләр.
– Бик төнгә калырлар микән, озакладылар әле.
– Исән йөрсеннәр, кайтырлар. Аның да бакчасы ару гына, кызларга да, балаларга да эш җитәрлек.
– Уттай эш өстендә җыелышын каян тапканнар, диген. Син дә барган булыр идең.
Нургаян белән Зәйтүнәнең кызлар дигәне – оныклары Гөлүсә һәм Илүсә,
балалар дигәне – уллары Наил һәм киленнәре Рәйлә иде. Кичен клубта авыл җыелышы буласы, килегез инде, дип, өй борынча әйтеп чыккач, Нургаян баш тартудан уңайсызланды, барырмын, дип калды.
– Теге бала үпкәләп китте микән… – Зәйтүнә көндез ишегалдында таптанып
торган журналист кызны исенә төшерде дә, ирен беркадәр шелтәләгәндәй,
сүзен дәвам итте: – Ике-өч авыз сүз алышсаң да күңеле булыр ие, болай, куып чыгарган шикелле…
– Үпкәләмәс. – Нургаян, укып утырган гәзитен йомарлап, әллә каян гына
очып кергән чебенгә кизәнде. – Һе, минем турында язам, ди. Нәрсә сөйлим мин аңа? Амбразура капламаган, нимес белән сугышмаган. Пенсиягә чыкканчы гомер буе трактор йөрттем, хәзер оныкларыма тырма ясыйм, диммени? Авылда ир-ат тагын ни кырсын?
– И Нургаян…
– Берәүдән дә артык җирем дә, ким җирем дә юк, Аллага шөкер. Гәзиткә язарлык батырлык эшләгәнем дә булмады.
– Ә мин?
– Нәрсә син? – Баш түбәсендәге күзлек инде борын очына төшеп утырды.
Ирнең сораулы карашы шул күзлек өстенә эленде.
– Утыз җиде ел буе… мине кулыңда күтәреп йөртүең, дим. Батырлык булмый…
– Аллаһы Тәгалә тагын утыз җиде ел гомер бирә икән – тагын күтәрәм!
Түлке гәзиткә язсыннар дип түгел, сине яратканга, Зәйтүнәкәем! И-и, бигрәкләр дә каты яраттым шул үзеңне… – Нургаян, күз читендәге вак-вак җыерчыкларны җемелдәтеп, хатынына борылып елмайды.
– Гел шулай дигән булдың инде… – Зәйтүнә, күңеле тулганын сиздермәс өчен, күзен йомды.
– Алдашмаганымны беләсең, әнисе, үз гомеремдә бер дә ялганлаганым булмады.
– Булды. Бер тапкыр. – Хатын күкрәгенә салынып төшкән калын толымын сүтәргә тотынды.
Ире, чиксез гаҗәпләнеп, түшәмгә текәлде. Әйтерсең, түшәм уртасындагы бәллүр люстрага «кайчан» дигән сорауның җавабы эленеп калган.
– Теге чакны… Эчеп кайткач…
Ир, андый чак та булды микәнни, дип шаккаткан төстә, күзләрен түгәрәкләндерде.
– Ә-ә… Бер эчтем шул. Ну бит, бүтән тамчы да эчмим, дип вәгъдә бирдем – авызга алмадым, алдамадым. Кая эчү, мәчеткә йөри башлагач, тәмәкене дә ташладым!
– Эчтең, димим. Алдадың. Вәсим сыйлады, дидең.
– Соң? – Ир, аптыраудан гаҗиз калып, бу юлы идәнгә төбәлде.
– Ул чакта… Нәзирә сыйлаган иде бит. Ә син, Вәсим, дидең, алдадың. –
Хатын бу сүзләрне шулкадәр тыныч, салмак, әмма җан түреннән чыккан эчке бер сагыш белән әйтте. Озак еллар буе әйтергә теләп тә, менә бүген генә сүз кузгата алгангамы, гаять авыр йөктән, бурычтан котылгандай, җиңел сулап куйды, ирен читенә, үсмер кызныкыдай, иркә дә, бераз үпкәле дә елмаю таралды.
Нургаян аңа ялт кына күтәрелеп карады да, менә сиңа мә дигәндәй, бик озак ияк кагып торды, аннан, ике кулы белән башын тотып, рәхәтләнеп көлә башлады.
– Һай, әнисе, әнисе! Ничә еллар, диген! Бүген әйтә бит, ә! – Көлүеннән кисәк
туктап, Зәйтүнәнең кулына үрелде. – Нәрсәләр генә уйлап ятмагансыңдыр!
Вәт дивана хатын! Түлке шуны бел: мин аның бармак очына да кагылган кеше түгел! Әгәр андый нәрсә уйладым, дисәң, хәзер тал чыбыгы алып кайтып, тотып ярам үзеңне!
Нургаянмы? Чыбык беләнме?.. Зәйтүнә кинәнеп елмайды.
– Беләм. Кагылмаганыңны беләм.
– Шулай булгач?
– Алдадың бит. Вәсим сыйлады, дидең.
– Нәзирә белән кара-каршы утырып эчтем, дияргә идеме? Аның мине яңаклап кайтаруын да әйтергә идеме? – Ирнең тавышы кырыслана төште, күз алмасы зураеп, караңгыланып китте.
Өй эченә беразга тынлык урнашты.
– Ни өчен… яңаклады?
– Кагылмаганга. Аның кочагына егылмаганга. Ярар, җыен тозсыз нәрсәне искә төшереп утырмыйк әле. Зәйтүнәкәем, каршыма йөз хатын-кызны тезеп
бастырсалар да, синнән башка берсе-бер кирәкмәгәнен беләсең!
– Беләм, Нургаян, беләм…
– Теге, гәзит кызын әйтәм әле… – Капка ачылган тавышны ишетеп, Нургаян тәрәзәдән үрелеп карады. Башлаган сүзен бүлеп: – Наилләр кайтты, – диде дә баягыча көләргә тотынды. – Авыл иренең, татар иренең чын үрнәген күрсәтәсе иде, ди, әллә нинди кызыл сүзләр сөйли. Әле дә борып кайтарганмын! Вәт сөйләп җиффәргәниең син аңа минем турында!
– Бер тапкыр алдашты, димәс идем инде анысы…
– Ярар, язарга темасы бетмәс, юкка кайгырма. Кеше белән ил тулган, табар…
– Кеше күп, Нургаян, синең кебекләр генә бик сирәк шул…

Айгөл Әхмәтгалиева

Бәйле