«Күкрәгеңә башым куйдым… ялгыш…»

Кадерлесе идем кадерлемнең,—
Кадеремнән язмыш көнләште.
Ялгызлыктан җаным өшегәндә,
Җылы итеп миңа эндәштең.

Мин җылыга шундый мохтаҗ идем,
Арган иде йөрәк сагыштан.
Күкрәгеңә башым куйдым… ялгыш…
Мин генәме шулай ялгышкан?!

Кадер өмет итеп ят ярлардан,
Аңлауларын теләп җанымны?
Карашларың җылы иде синең,
Эндәшүең шундый ягымлы…

Син бүген дә назлы эндәшәсең,—
Тиеш төсле күңел эрергә…
Мин сүзләрдән арыган…
Сүзсез генә
Кирәк кадеремне белергә!

Илсөяр Иксанова

Бәйле