– Ә монысына вакыт табылган бит әнә… Өстенә кайнар су коелгандай җебеп төшкән Зәрия бу сүзләрдән кинәт айныгандай сынын турайтты, күзләрен мөлдерәтеп, инәлеп карады:
– Коткар мине, Резидә апа! Соң түгел бит әле, ай ярымлык кына. Ул бит… ул… әлегә бер төер генә… Аннан котылмасам, яшәү юк миңа!..
– Чәең суынгандыр, кая, кайнарлап килим әле, – дип, урыныннан торды Резидә. Чәйнеген күтәреп, кухня ягына чыгып китте дә, анда озак юанган кебек тоелды. Кире кергәндә, йөзе дә, тавышы да тыныч иде.
– Минут эчендә хәл ителә торган мәсьәлә түгел, – диде.
– Син юлдан килгән кеше, аргансыңдыр. Хәзер тагын берәр чынаяк эчеп алыйк та, шул утырган диваныңа урын җәеп бирермен. Бер төймә лимон кислотасы эчеп куйсаң, әйбәт булыр. Иртән күз күрер. «Борчылма, ярдәм итәрмен», – димәде… Зәриянең күңелендә ризасызлык туды, тик бәхәскә кереп булмый, түзәргә генә кала! Диванга ятып, утларны сүндергәч: «Кеше хәлен кеше белми, үз башына төшмәсә, дигәннәре дөрес шул», – дип уйлады ул…
Хәлбуки, ул бер дә дөрес уйламады. Резидә аның хәлен бик яхшы аңлый, чөнки… нәкъ шундый хәлләр яшьлегендә аның да башыннан узган иде…
…Кече бүлмәдәге караватына кереп яткач, тәрәзәнең челтәрле пәрдәсе аша урам баганасыннан төшкән яктылыкка карап, авыр уйлар өермәсендә бөтерелде ул… Катырак бәрелде бугай ла бүген бу бәхетсез кызга! Йомшартыбрак әйтсәң дә була иде. Ләкин ул Зәриянең гаме турында түгел, үзенең үкенечләре турында сөйләде бит – хәтерендә тулып шешкән чуанын ярып җибәргәндәй итте… Ничектер шулай килеп чыкты, үз вакытында парын табып, оя кора алмады ул. Моңа, беренчедән, артык тыйнак, хәтта йомыкый табигате сәбәп булса, икенчедән, әнисе комачаулады.
Уңган, актив кеше иде Гайшә, районның профсоюз оешмасында эшләде. Резидәнең әтисе заводта цех җитәкчесе, һич уйламаганда, фаҗигагә юлыкты. Иртән тәмләп ашап-эчеп, шимбә өмәсенә чыгып киткән иде.
Завод ишегалдында тәртип урнаштырырга керешкәннәр, гөл түтәле буласы җирдә аунап яткан юан торбаларны машинага төяр өчен кран китерткәннәр. Шул торбаларның иң озынын күтәртеп машинага салганда, кранның югары очы өстән сузылган электр чыбыгына тигән, икенче очын, чайкалмасын дип, астан Резидәнең әтисе тоткан булган… Күз ачып йомганчы юк булган кеше. Аның хәсрәтеннән Гайшә күз алдында картайды, чиргә сабышты, буыннары шеште.
Медицина училищесында укып чыккан Резидә, еллар узган саен, хәле начарая барган анасын карарга, тәрбияләргә тиеш булды.
Тормыш бер җайга салынгач, гомер тиз үтә бит ул. Әйләнеп карасаң, исләр китә: ничә дистә еллар шулай икәү генә яшәп узган бит. Сагынып искә алырлык зур вакыйгалар булмаган да шикелле. Әмма… Берәүнең дә сер капчыгы буш түгел, дигәннәре дөрес, Резидәнең гомерендә дә булды күкләргә аштырып, аннары чоңгылга томырган вакыйга. Әтисе эшләгән заводның профилакториена шәфкать туташы булып урнашкан иде ул.
Көннәрнең берендә аның каршына алсу җилкәннәрен киергән кораб килеп туктагандай булды. Аннан яшь капитан төшеп, Резидәгә баш иеп сәлам бирде… Әйе-әйе, бу очрашу Резидәнең алсу-зәңгәрсу томан белән өртелгән хәтерендә нәкъ менә шундый булып саклана иде. Егетнең янып торган бит очлары, аяз күкнең зәңгәрлеген сеңдергән күзләре, иртәнге кояштай җылы, назлы карашы, диңгез төбеннән җыелган мәрҗәннәрдәй тешләре, күңел багларының капкаларын ачкан иркә сүзләре, тәнне балавыздай эретеп назлаган кайнар куллары… Кызның тыйнаклыгын, кыюсызлыгын бик тиз җиңде, дәрте, егәре икесенә дә җитәрлек иде егетнең…
Резидәнең эш өстәленә китереп куйган кәгазьләренә караганда, егетнең бирегә килүе бик гади иде үзе: Иделдә йөзә торган метеорда эшли икән, ниндидер афәткә юлыгып, кулын имгәткән, ядәч сөяген сындырган. Хастаханәдә дәваланганнан соң, профилакторийга сәламәтлеген ныгытырга килгән. …Битараф кешеләрнең куллары кәгазьгә нәрсә генә терки соң? Күз күремнәре тар, күңел күзләре сукыр бит аларның! Ә гашыйк кеше хисләр биеклегеннән карый, алар күрмәгәнне күрә! Ләкин, ничаклы югарырак күтәрелсәң, мәтәлүе шулхәтле читен булыр, дигәннәре дә бар бит әле… Егетнең тагын бер көн киләсе бар иде. Шунда алар киләчәккә матур планнарын аныкларга тиешләр иде. Аңарчы: «Ташлашмабыз! Мәңге бергә булырбыз!» – кебек сүзләр генә әйтелгән иде. Ә ул соңгы көнне килмәде. Әллә тагын берәр афәткә юлыгып имгәнгәнме? Төшкә хәтле ничек кирәк алай чыдады Резидә, сәгать ике җитеп, ял итүчеләр ашханә тарафына атлый башлагач, сабыр канатлары сынып, өенә шалтыратты. Трубканы нечкә тавышлы хатын-кыз алды: «Аны эшенә чакырдылар бит! Иртүк бик ашыгып чыгып китте, – диде. – Берәр әйберсе калганмы әллә? Үзем барып алырмын, хатыны мин аның».
Резидәнең эчендә нинди утлар дөрләде, дип сорамагыз, үзе кичергәннәр генә белә. Зәрия кебекләр, мәсәлән. …Күзгә ак-кара күренми, ми түнә, тамактан ризык үтми. Андый хәлдә вакыт-вакыт күңелнең уйнап алуы була торган хәл… Буйга узмадым микән, дигән шик тумый калмады, әлбәттә, әмма моңа ышанасы килмәде. Миңгерәп йөргән чакларда вакыт бик әкрен үтә, әмма сәгате тиз суга. Монда да шулай булды. Өч ай гомер нәрсә ул!
Беркөн айнып, күзен ачса, вакытны ычкындырган булып чыкты. Нәкъ шул вакытта әнисе аяктан егылды, аның буын чире нык көчәйде. Бик сызлана, интегә иде, шуңа тагын җан газабын, хурлык йөген дә өстәргәме?..
Әнисе бик дөрес яшәде, башкалардан да шуны таләп итә, бигрәк тә кызының саф көзгедәй балкып торуын, һәрьяктан өлге булуын тели иде. Аңа әйтеп тә булмый, күпмегәдер калдырып китеп тә булмый… Резидә йөгеннән котылу чарасын үзе күрергә булды. Төрлесен кыланып карады, тик осталыгы җитмәдеме, әллә башка сәбәп беләнме, эченнән тыелгысыз кан коела башлады. Операция ясадылар, аналыгын алдылар… Дөрес, хирург аның хәленә керде, нинди операция икәнен Гайшә апага әйтмәделәр, аппендицит, диделәр… Хәзер уйласаң, үкенеп туймыйсың: табарга кирәк булган ул баланы, җанын кыймаска! Әнисе хәсрәтләнер иде, билгеле, әмма кичерер иде. Ләкин, Тукай әйтмешли, үткән эш кайтмый, үкен син, үл, ела… Моннан бер ел элек әнисе бакыйлыкка күчеп, ике бүлмәле фатирда Резидә берүзе калды. Ул ялгыз яшәргә өйрәнмәгән иде. Аңа читен иде. Янында якын кешесе булсын, аны карарга, кайгыртырга кирәк булсын, ул шуңа күнеккән иде. Берәр ятимне тәрбиягә аласымы әллә соң, дип тә озак уйланып йөрде. Әмма ялгыз калган пенсионер карчыкка тәрбиягә бала бирмиләр икән. Бәлки, үзенең үҗәтлеге җитмәгәндер, һәрнәрсәне озаклап, нечкәләп, төпченеп уйлый, эшкә килгәндә тәвәккәлли алмый интегә иде шул… Шуның аркасындадыр да, олыгайган көнендә ялгыз калды ул. Инде хәзер бер мәгънәсезгә ипи черетеп, гомернең ахырын көтеп, көннәрне үткәрергәме? Ә монда Ходай биргән баланы юк итәргә йөриләр. Кулыңа ал да үстер бит инде югыйсә. Тәрбиягә бала бирмәссез микән, дип, чит-ят кешеләр каршына басып, үзеңнең ипле-тәртипле, хәлле икәнеңне исбатлап торасы да юк, тырнак астыннан кер эзләгәндәй итенеп, гаеп-кыегыңны да тикшермиләр… Аннары аның шунысы тагын: чит-ят ятимнең нәсел тамырын белмисең, ата-анасының нинди икәне дә билгесез, балалары кем булып үсәр бит. Алма агачыннан ерак төшми. Нәселдән килгән чире азса? Холкы-табигате чорсыз булып чыкса? Үги бала асрасаң, авызың-борының кан итәр, дигәннәре юкка түгел. Ә монда үз бәгырең парәсе… Зәрияне үзенеке кебек язмышка дучар итәргәме? Алла сакласын! Үгет-нәсихәт белән генә бу кызыйны хәвефле ниятеннән ваз кичтерү мөмкин түгеллеге көн кебек ачык иде, Резидә хәйләләргә карар кылды.
– Син ни әйтерсең, мин болай уйладым әле, – диде ул, иртән чәйгә утыргач. – Безнең хастаханәдә эшләп торсаң, ничегрәк булыр икән? Санитаркалар җитми, аннан, сиделкалар да гел кирәк. Сәгатьләп түлиләр. Зәрия аңа шаккатып төбәлде. Нинди санитарка, нинди сиделка?
– Хәзер үк бергә барыйк та сөйләшик, – дип дәвам итте Резидә аңа, озак уйланырга ирек бирмичә. – Әлегә авылга кайтып йөрмәсәң дә була, телефоннан сөйләшерсең, эшкә урнаштым, диярсең, миндә яшәгәнеңне әйтерсең.
– Ә… кайчан ятармын?
– Кайда?
– Абортка…
– Күз күрер анда… Больницага эшкә урнашсаң, сөйләшү җиңелрәк булыр, – диде Резидә. – Анда бик тәҗрибәле белгеч бар безнең, шуңа күренеп, киңәш сорарбыз.
…Өлкән яшьтәге кырыс чырайлы юан табибә Зәрияне карады да:
– Бусын алдырсаң, бүтәне булмаячак, – диде. – Нәрсәгә чыраеңны җимерәсең? Резидә апаңда яшисең икән бит. Урының җылыда, корыда, иписез дә калмассың, эшкә керергә ниятләгәнсең икән. Калганын балаң тугач карарсың.
– Кирәкми ул миңа, кирәкми!
– Алла, харап икән! Кирәкмәсә, тапкач, отказ бирерсең, хөкүмәт үстерер. Йә берәрсе тәрбиягә алыр. Бала да исән калыр, син дә сәламәтлегеңне сакларсың.
…Туганчы ук ата-анасына тансык түгел, артык җан иясе булды бу. Дөньяга беренче авазын салуга, Зәрия башка аналар кебек: – Күрсәтегез! – димәде. «Үлмәде дә ичмасам!» – дигән уй чагылып узды аның кызган башыннан… Аның урынына сабый Резидәгә тансык булып чыкты. Тудыру йортыннан ул каршы алды, исемне дә ул сайлады – бай булсын, алтынга чумып яшәсен дигән нияттән «Динар» дип кушты. Керләрен юды, коендырды, елаганда күтәреп йөрде. Әллә күңеле әйле-шәйле булганга, әллә бүтән бер сәбәп аркасындамы, яшь анага сөт төшмәде, ике атна узуга, сабыйның тамагы туймавы ачыкланды. Резидә сабыйлар кухнясыннан вак шешәләр алып кайтып, шуларны бирә башлагач, бала ананың буш күкрәген суырудан бөтенләй бизде. Мәшәкатьләр күбәеп, көйсезлекләр чыгып торса да, тормыш үзенә бер җайга салынды: Резидә көндез эшли, Зәрия төннәрен каты чирләүчеләр янында утыра иде.
…Менә шулай яшәп ятканда, Мәскәүдән Резидәнең туганнан туган Ландыш исемле сеңлесе килеп керде. Буага ата-анасы янына кайткан да, Казанда йомышы булып, бер төн кунып чыгарга кирәк икән моңа. Кыска чәчле, очкын күзле, ачык йөзле, күп сүзле бу апаны кырыкка җитеп килә, дисәләр, ышанмассың, биеп кенә тора. Ул киемнәре! Челтәрле кара кофта, сәйлән белән чигелгән кара чалбардан. Табын уртасына сары башлы шампан шешәсе китереп куйды, шартлатып ачты, Резидәнең өстәлгә сирәк менә торган озын торыклы бокалларына күбекләндереп тутырып салды. Берне тәмләп эчеп куйгач, хәл-әхвәлләрен сөйләшеп алдылар: пенсия акчасына гына калса, Резидәгә көн итү авыр булачагын; Зәриянең больниста авырулар карап акча юнәтүен… Икесенең дә хәлләре шәптән түгел иде. Ә менә Ландышның тормышы көйле икән: ире, ике баласы бар, үзе Думада эшли.
– Депутат булыпмыни? – дип сорады хәйран калып Зәрия. Ландыш мәгънәле итеп башын чайкап куйды.
– Минем урын төплерәк, ышанычлырак, – диде.
– Депутатның эше вакытлы бит аның, бер срокка сайлыйлар, икенчесендә әллә сайлана, әллә юк. Үтмәсә, прощай, Дума. Ә мин даими эштә.
– Нинди эш соң ул?
– «Менеджер по клинингу» дип атала минем должность. Чисталык, тәртип өчен җавап бирәм.
– Туктале, – диде моңарчы аңа зур ихтирам белән карап утырган Резидә. – Хәзерге вакытта кайбер урыннарда идән юучыларны шулай дип әйтәләр…
– Урыны нинди бит аның! Дума! Анда үсү мөмкинлекләре бар, – диде Ландыш, түшен киереп. – Югарырак должностька күчәргә тәкъдим иттеләр. Кайтуга, курьер булып эшли башлаячакмын. Урам буйлап чабасы түгел, арбага кәгазьләр тутырып, бүлмәдән бүлмәгә өләшеп йөрисе. Бик җайлы эш. Күңелле дә. Кемнәрне генә күрмисең…
Зәриянең күлдәй күзләре төбендә телевизордан күргән күренешләр яңаргандай булды. Ак йорт, кызыл келәм түшәлгән иркен, биек коридорлар, баскычлар. Тоткалары путаллы ишекләр артында даны илгә таралган шәхесләр. Син шулар белән бер үк келәмнәрне таптыйсың, шул ук саллы-затлы ишекләрне ачып керәсең… Ә монда кеше фатирында елак бала кочаклап утыр менә…
Зәриянең йөрәгендә кайнаган тойгыларны сизде Ландыш. Гәүдәсе белән аңа борылып:
– Минем урынга кеше алмадылар әле, – диде. – Их, сине үзем белән алып кына китәр идем. Монда хасталар янында саргайганчы, рәхәт җирдә эшләр идең ичмаса! Койрыгың бозга каткан шул!..
– Нишләп алай дисең? – дип сораган Резидәгә:
– Моның белән эшли аламыни ул, – диде, аның тезендә утырган сабыйга ымлап. – Аннары балалы хатынны алмыйлар да. Урыны бик җаваплы. Бөтен җир ялтырап, балкып торырга тиеш.
– Бик теләсә, барып карап кайтсын соң… – диде Резидә.
– Бала күтәрепме? Резидә бераз тынып утырды. – Баланы мин карап торырмын… – диде, бер тын уйлагач. – Мондый форсат гел чыгып тормый. Ә мин нәрсә… Пенсионер карчык бит инде… Узган елгы отпускам да алынмаган… Барасы килсә барсын… Карап кайтсын… Аннары күз күрер….
Ул, башын иеп, әкрен сөйли, Зәриянең исә башы күтәрелә, йөзе аллана барды. Думада эшләргәме? Бөтен Рәсәйнең өстендә балкып торган Ак йорттамы? Исеме илгә таралган шәхесләр белән бер ишекне ачып керергәме? Жириновскийның үзен бер күрү генә дә ни тора! Бу инде сиңа урын өстендә яткан карт-коры янында бөрешеп утыру түгел! Һәр эшкә иң элек тәвәккәлләргә кирәк. Алдыңа максат куеп, беренче адымны ясасаң, калганы үзеннән-үзе алга барыла. Бу очракта икесе дә озак уйлап тормыйча гына тәвәккәлләделәр: Резидә – сабыйны карап торырга, Зәрия – Ландышка ияреп Мәскәүгә барырга… Юлы уңса, анда Ак йортка эшкә урнашыр, нияте барып чыкмаса, кире кайтыр. Юлы уңды Зәриянең, һәммәсе Ландыш сөйләгәнчә булып чыкты. Яшәү урыны табу кыенрак икән, әмма анысы да хәл ителде: башта Ландышларда торып торыр, бер-ике ай эчендә тулай торакка урнашу җае табылыр. Ә менә бала… Аны кая куярга? Тулай торакның биш кешелек бүлмәсенә алтынчы итеп бала алып килеп булмый… – Бер-ике айга миндә калып торсын соң, – диде Резидә Мәскәүдән шундый хәбәрләр алып кайткан Зәриягә.
…Әйе, шулай, бер-ике айга гына дип уйланылган иде, вакытлыча гына дип. Ләкин күптән әйтелгән бит инде, вакытлыча дип уйланылган эш дәвамлы була дип. Монда да шулай килеп чыкты. Тулай торакта аерым бүлмә алу мәсьәләсе сузылды, ике айдан соң өченчесе дә, дүртенчесе дә үтте. Зәрия кулына кергән акчаның төгәл яртысын Резидәгә җибәрә торган итте. Билгеле инде, яшь ананың сумнарына кызыгып кына бала карарга алынмас иде Резидә. Сәбәп аның күңелен мөлдерәмә тутырган, моңарчы тамчысы да сарыф ителмәгән саф, кодрәтле хистә – ана мәхәббәтендә иде. Сабый бала пенсионер карчыкны яшьлегенә кайтаргандай итте, чын мәгънәсендә яшәү шатлыгы бирде. Ни генә дисәң дә, сәламәт баланы тәрбияләү хаста ананы карау түгел инде. Сабый туктаусыз куаныч китергәндәй тоелды Резидәгә. Сырхап алулары, борчу-елаулары күңелне суындырмады, аларын тәҗрибәле шәфкать туташы җиңел үткәрә, тиз арада дәвалый белә иде. Резидәне күрүгә яктырып елмаюлары, тез өстендә очынып сикеренүләре, йомшак куллары белән муеннан кысып кочаклаулары белән истә калды Динарның сабый чагы. Аның тәненнән килгән хуш истән затлырак хушбуйлар юктыр дөньяда. Аның сөеп каравыннан нурлы караш юктыр. Кайчакта вак кына нәрсәләр дә зур сөенеч булып күңелгә сеңеп кала. Менә Резидә баланы идәнгә, чәчкәле келәм уртасына утыртты да, бераз ара калдырып, каршысына уенчык машина куйды. И үрелә аңа сабый, алырга тырыша, буе җитми. Ниһаять, түшенә ятып, үрмәләп барып алды бит! И шуннан сөенүен күрсәң!.. Бала үскәндә, мондый куанычлар көн саен булучан. Резидәгә «әни» дип теле ачылуы үзе генә дә ни тора! Андый чакта кем генә киләчәкне уйлап баш катыра икән? Бүгенгесе белән яши ана! Әйе-әйе, күңеленең түрендә Резидә үзен чын-чынлап ана дип тоя иде. Бала, аның баюга барган гомер кояшын үз юлыннан туктатып, яңадан таң аттыргандай итте! Беренче кыңгырау Динар бишен тутыргач шалтырады. Резидә аның туган көненә матрос костюмы алып кидергән иде. Малай ак тасма тегелгән якаларын, итәкләрен сыпыргалады да: «Яшь әни дә булса, әйбәт булыр иде», – дип куймасынмы! Күзе ачыла башлаган, чагыштырып карарга өйрәнгән нарасый: бакчадагы бүтән балаларның әниләре яшь, аныкы гына карт карчык. Резидәне күргәч, Динарга: «Әнә, әбиең килә!» – диләр еш кына. Аңа кадәр үзенең картлыгы, чит кеше баласын тәрбияләве турындагы уйларны куарга тырыша иде Резидә. Зәрия баштарак, ял саен булмаса да, бәйрәм саен кайта торган иде, баланың кадердә яшәгәнен күреп күңеле тынычлангангамы, тора-бара кайтулар сирәгәйде, сәбәпләре табылды. Алай да, Динарның теле ачылгач, аннары бераз аңлый башлагач, Резидә күрмәгәндә, ул аңа: «Синең әниең ул түгел, мин синең әниең», – дип әйткәли иде. Әйтә дә китеп бара, озак кына югалып тора…
Ул инде баласыз яшәргә көйләнгән, акчасын үз вакытында түләп барам, хәлен белеп торам, дип, үз намусы каршында аклана иде. Бер дә гаҗәп түгел бу, алимент түләүчеләр һәммәсе шулай уйлыйдыр.
Бөтен ил өстендә биегәеп балкып торган бинада эшләү аның күңелен үсендерде, тормышын җайга салу теләген уятты. Нәфкатькә булган хисләрне тормышындагы үзгәрешләрнең дулкыннары юып алып китте.
Мәдинә Маликова