«Күрше кызы ирдән кайткан, бар да безнең бәхеттән» (ахыры)

Бу хакта ишеткәч, Зәрия әлләни кайгырмады. Авылда калган булса, авырга туры килер, хурлык койрыгы артыннан калмас иде. Мәскәүгә ул койрык тагылып килмәде. Анда халык күп, Ак йортның үзендә дә күз кунардай егетләр бар, арадан тиң булырлыкны табарга була иде. Һәм ул табылды да.
Ак йортта слесарь булып эшләүче Изаилнең язмышы үзенчә көйсез икән. Ул да Буадан, армиядә танкист булган, авариягә эләгеп, билен сындырган. Дәваланырга Мәскәүгә озатканнар. Яшьли сөйгән кызы, бу хәбәрне ишеткәч, дәшми-тынмый гына Буадан китеп барган… Бөтенләй кире якка – Ульянга. Шунда барып эшкә урнашкан. Имгәк егет белән язмышын бәйлисе килми икән, моның өчен аны кем гаепли ала?
Тернәкләнеп аягына баскан Изаилне якташлары Ак йортка урнаштырганнар. Тулай торактагы аерым бүлмәдә берничә ел ялгызы яшәп яткан.
Ике китек күңел тиз аңлаштылар. Әйе, күңелләре китек иде шул: Зәриянең – борыны белән баласы аркасында, Изаилнең – билен кысып тоткан корсеты аркасында. Серләр килешкәнгә күрәдерме, Изаил кызның борынында гаеп-кыек күрмәде. Улы барын исә бөтенләй белмәде. Кыскасы, табыштылар, кавыштылар болар, озакка сузмыйча, Зәрия кыз бала табып куйды. Аның тормышы шулай көйләнгәнгә иң нык сөенгән кеше Резидә булды. Көйсезлекләре исә Казаннан – сигез йөз чакрымнан караганда күренми иде.
Мәскәүдән караганда, Казандагы җайсызлыклар да бик күренми иде шул. Ә алар бала зурайган саен ишәя башлады. Малай атасына охшый барды: бүтәннәргә баш булырга, сугышырга яратты, укуга исә дәрте чамалы, икелеөчле тирәсендә тулганды. Үсә-үсә, Резидәне санга сукмый, сүзен тыңламый торган булып китте, тәмәке тарткалаганы сизелде. Аның татлы сулышын иснәп, йомшак кулларының назын тоеп, йөрәгенең кош баласыныкы кебек еш-еш тибүен ишетеп ләззәтләнүләр бетте. Малай бу карчыкның чит кеше икәнен инде яхшы аңлый, «әни» дип әйтергә дә авырсына, шул ук вакытта анасына да тартылганы сизелми, акчасын гына ярата иде. Аның бит әле акчасы да үскән саен күбрәк кирәк, ә чишмәсе саекты: семья коргач, бала тапкач, Зәриянең дә кесәсе такырайды. Улы барын иренә озак әйтми килде хатын, тора-бара форсатны ычкындырганын аңлады. Һәр эшнең генә түгел, һәр сүзнең дә үз вакыты бар икән!
Динарның киләчәген уйлаганда, Резидәнең мие кызыша башлый. Йөгәнсез малайны туры юлдан гына алып барып, каршысында бәхетле киләчәкнең капкасын киң итеп ача алмаячагын яхшы аңлый иде ул.
Нәкъ шул чорда бер табиб егет тол калган әтисенә пар булырлык ипле, инсафлы апа табу турында хыялланып йөри иде. Шундыйракны белмисеңме, дип, Резидәгә дә сүз кушты. Аның үзенә өмет баглап булмаганын, чөнки янында үсмер малай барлыгын яшь табиб белә иде. Тол хатыннар арасыннан берәрсе табылмасмы? Авылда җыйнак кына булса да төзек йортлары, бакчалары бар.
Гомерендә бер тапкыр да яучы-димче булып карамаган Резидә бу табибны бик тә ихтирам итә, үтенечен кире кага алмады. Димләү чарасына керешкәнче, башта егетне күрергә, кемлеген чамаларга кирәк бит. Табиб әтисен Казанга алып килеп күрсәтергә булды.
Кыскасы, Резидә башта кияү белән танышты, аннары авылга барып, аның өен карап кайтырга ризалашты…
Тол ирнең өенә кергәч, кантарланып каткан кәстрүл-табаларын ничек юып ялтыратмыйсың да бакчадагы гөлләрне басып киткән алабуталарны ничек йолкып атмыйсың. Җан түзми, кул кычытып тора бит.
Моны карап торган абзыйның авызы ерылды, күзләре очкынланды. Кадерне белә торган, сөйкемле, ипле-көйле кеше булып чыкты ул.
…Мәктәптә каникул, Динар Мәскәүгә барырга ашкынып тора иде. Саубуллашу җиңел булды, аерылышу вакытлыча дип исәпләнде.
Җәйне генә авылда үткәрим әле, аннары күз күрер, дип кенә киткән иде Резидә, көзен кире кайтмады. Абзыкайның сокланулы карашы, олы рәхмәтен белдергән елмаюы, җан җылысы җибәрмәде аны. Гөлләр араларында күңелгә якын кеше белән чөкердәшеп яшәүдән кем ваз кичәр икән!
Дуылдатып туйлар үткәрмәсәләр дә, никахланыштылар, язылыштылар.
…Изаилнең башына таш булып төшкән, Зәриягә күп борчулар китерәчәк үсмер малай исә Мәскәүдә бөтенләйгә калырга тиеш иде.
Тереклек иясе буларак, адәм баласын еш кына агачка тиңлиләр. Ышанычлыныкларын – имәнгә, зифаларын – талга, якты-нәфисләрен – каенга. Күпләр үзенең шәҗәрә агачы белән горурлана. Ә менә Динарның юк иде андый агачы. Тамырлары белән җиргә нык берекмәгән, тотрыксыз иде ул. Атасын белми, анасының: «Әйбәт кеше иде, армиядә парашют белән сикергәндә һәлак булды, кабере Байкал күле артында», – дигән сүзенә ышанып ук бетми иде.
Алдагы өчен ишәк кайгырган, диләр, бу яктан караганда, Динарда ишәк акылы да булмады бугай – киләчәген уйлап баш ватмады. Мәктәпне тәмамлагач, институтка акча түләп укырга кергән иде, ярты елдан куып чыгардылар. Анда-монда сугылып, эш эзләп карады, тапмады.
Белгәннәр аның киләчәгенә якты өметләр багламыйлар, киресенчә, тагын нинди афәткә тарыр икән бу бала, дип, авыр сулап куялар иде…

Мәдинә Маликова
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий