Попова Россиядә битлек режимын кайчан бетерәчәкләрен сөйләде

-- Лейла

Россиядә коронавирус буенча эпидемиология вәзгыяте тотрыклануга карамастан, илдә битлек режимын якындагы бер-ике айда үтәргә туры киләчәк. Бу хакта Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова белдерде.

«РФдә коронавирус буенча эпидемиологик хәл тотрыклана, бу һичшиксез факт», — диде ул һәм шул ук вакытта коронавирус белән зарарлану куркынычы якындагы айларда кала, дип хәбәр итә ТАСС.

Попова шулай ук бу җәйдә чит илгә сәфәр кылырга кирәкмәвен белдерде.

Чыганак:  "БИЗНЕС Online". 

Бәйле