Сабантуйның ничек үтәчәге билгеле булды

-- Лейла

Коронавирус пандемиясе аркасында җәй башына планлаштырылган Сабантуй булмаячак. Бәйрәмне соңрак вакытка күчерү дә күздә тотылмый. Алдагы айларда карарлар вазгыятькә карап кабул ителәчәк. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының “Милли Шура” рәисе Васил Шәйхразиев сөйләгән.

“Якын араларга – май ахыры һәм июньгә планлаштырылган халыкара Сабантуйлар: Кыргызстанның Бишкәк шәһәрендә милли бәйрәм, Софиядә (Болгария) Европа Сабантуе һәм Ташкентта Азия Сабантуе булмаячак. Бүгенгә аларны үткәрүгә рөхсәт алынмаган.  Алга таба фаразлар кору мөмкин түгел, ничек буласын бары тик Аллаһ кына белә”, – дигән вице-премьер.

Төбәкләрдә һәм чит илләрдә Сабантуйлар үткәрүгә килгәндә, Васил Шәйхразиев бу җәһәттән тиешле карарны төбәкләр хакимиятләре җирле татар оешмалары белән берлектә кабул итәргә тиешлеген аңлатып үткән.

Вице-премьер республика сабантуйларының үткәрелү-үткәрелмәве турында сорауга да җавап биргән. “Бәйрәмнең күчерелү-күчерелмәү мәсьәләсе әлегә хәл ителмәгән”, – дигән ул.

Шул ук вакытта кайбер төбәкләр Сабантуйны онлайн-форматта үткәрергә җыена икән. “Новосибирскида яшәүче милләттәшләребез бәйрәмне нәкъ менә шул онлайн-форматта үткәрергә ниятли”, – дип билгеләп үткән Шәйхразиев

 

Чыганак: Татар-Информ

Бәйле