Атна азагында Татарстанда нинди һава торышы көтелә

-- Лейла

Татарстанда бу атнада шактый эссе һава торышы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Чәршәмбе, 27 майда, республика территориясенә көньяк циклон киләчәк. Төнлә төбәктә яңгырлар, урыны белән көчле, кайбер урыннарда яшенле һәм көчле җил секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Һава температурасы 9дан 14 градуска кадәр булачак. Көндезге сәгатьләрдә һава +20, +25 градуска кадәр, ә республиканың көнчыгышында – +30 градуска кадәр җылыначак, дип билгеләп үтә метеорологлар.

Пәнҗешәмбе, 28 май, салкын атмосфера фронты узганнан соң, температура фонының түбәнәюе көтелә. Төнлә һава 7-12 градуска кадәр салкын булачак, ә көндез 18-23 градуска кадәр җылыначак. Һава басымы үсә башлагач, явым-төшем туктаячак.

Синоптиклар җомга, 29 майда, шимбә көнне, 30 майда, республика территориясенә килгән антициклон җылы коры һава торышын тәэмин итәчәк, дип көтә. Төнлә һава температурасы +8дән +13 градуска кадәр, көндез +22дән +27 градуска кадәр җылыначак.

Чыганак: Ватаным Татарстан

 

Бәйле