Бакчаны кызыл кырмыска басса, нишләргә?

-- Лейла

1. Кызыл кырмыскалар чисталыкны өнәми. Шуңа күрә алар “һөҗүме”нә дучар булмыйм дисәң, бакчада чүп чокырлары, пычрак пакетлар, өстәлдә – ипи валчыклары булмаска тиеш. Өйдәге плитә һәм идәннәр дә ялтырап торсын. Юкса, кырмыскаларның бакчадан өйгә “күченә” торган гадәте дә бар.

2. Көтелмәгән кунаклардан бор кислотасы да коткара. Аннан берничә төрле катнашма ясап кулланып карарга мөмкин. Шулар арасында иң гади ысул бер үк күләмдәге бор кислотасы белән шикәр комын катыштырудан гыйбарәт. Барлыкка килгән катнашманы кәгазьгә таратып, кызыл кырмыска оясы янына куярга кирәк. Оя янына бер стакан суга өч аш кашыгы шикәр комы, 2 аш кашыгы бал, 1/3 чәй кашыгы бор кислотасы салып ясалган катнашма урнаштырсаң да була.

3. Кызыл кырмыскаларны тавыш чыгара торган, йә булмаса магнитлы җайланмалар ярдәмендә куркытам димә. Ә менә исләр дошманны җиңәргә ярдәм итәчәк. Кызыл кырмыскалар сарымсак, лаванда, суган кабыгы, төрле тәмләткечләр, кара һәм кызыл борыч, бөтнек исен өнәми. Алар үскән бакчада кырмыскаларның эзе дә булмаячак. Алда телгән алынган үсемлекләрнең берсен дә утыртмаган булсагыз, аларны читтән җыеп алып кайтырга, бакчага киптерелгән килеш яки төнәтмә рәвешендә дә урнаштырырга мөмкин.

4. Бакчадагы һәр агач, куак төбенә керосинга манылган чүпрәк куеп чыксаң да, кызыл кырмыска һөҗүменнән куркасы юк.

5. Корткычлар агач тамыры тирәсенә оялаган булса, кырмыска оясына акбур таратып, өстенә су сибәргә киңәш ителә. “Һөҗүче”ләр тиз арада качып бетәчәк.

6. Кич белән кырмыскалар бер тирәгә җыелышкач, ояларын көрәк белән казып алып, чиләк белән йорттан читкә, мисал өчен, болын, урманга да илтеп куярга мөмкин.

 

Чыганак: Ватаным Татарстан

Фото: pixabay.com

Бәйле