Берьюлы 11 йорт яна [видео]

-- Лейла

Самара өлкәсендә Яицкий бистәсендәге йортлар яна. Сишәмбе, 26 майда, Самара өлкәсендә зур янгын чыкты, дип хәбәр итә tvsamara.ru.

08.30 да Яицкий бистәсендә Каширская урамындагы шәхси торак йортлары яна башлаган. Урынга килгән ут сүндерүчеләр берьюлы җиде йорт янганын, ә янгынның гомуми мәйданы 700 кв. м тәшкил итүен ачыклаган. Эвакуация таләп ителмәгән — кешеләр үзләре мөстәкыйль рәвештә йортларыннан чыкканнар. Соңрак янгынның мәйданы 1000 кв.метрга кадәр арткан. 11 йорт яна башлаган.

Янгынны сүндерү дәвам итә. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Самара өлкәсе буенча Баш идарәсе хәбәр иткәнчә, урында 46 кеше һәм 16 берәмлек техника эшли. Видеодан скриншот.

Чыганак: Шәһри Казан

Бәйле