МЧ: Үз халкын кайгыртып…

Япония коронавирус аркасында туган кризис төсмерендә ил халкына акча тарата башлаган.

100 мең иен (930 доллар) күләмендәге пособие һәр кешегә түләнеләчәк. Бу турыда хакимият һәм коммуникация эшләре җитәкчесе Санаэ Такаити белдергән ил министрына сылтама ясап. Илнең 1388 муниципалитетында түләүләр башланган да инде. Бу — гомум муниципалитетлар санының 80 проценты.

Турыдан-туры ярдәм күрсәтү өчен 25,6 триллион иен (237 млрд. доллар) акча 2020 елга хупланган өстәмә бюджеттан алынган. Ә ул исә апрель ахырында коронавирус шартларында икътисадка ярдәм итүгә расланган булган.

Әйткәндәй, бушлай ярдәм төрмәдә утыручыларга да күрсәтеләчәк. Японияда хәтта үлем җәзасына тарттырылганнарның да бу пособиене алуга хокукы бар икән.

Япония — пандемия чорында үз халкына ярдәм күрсәткән бердәнбер ил түгел. Әнә Испания шартсыз база кереме булдырып, якын вакытларда халыкка акча таратуны планлаштыра. Анда бу программа пандемия беткәннән соң да гамәлдә калачак, диелә.

Чыганак : "Өмет"

Бәйле