МЧ: бүләккә — тавык?!

Кемнәргә эләккән ул үзенчәлекле бүләк?

Бу хәбәрне күргәч, “Кара тавык” халык җыры искә төште:

Дустым чакырды кунакка,

Тавык бирде бүләккә,

Сайлап алдым охшаганын

Үзем менеп төнәккә.

Кара тавык бүләк диеп,

Күршеләргә мактандым.

Әтәч булып кычкыргачтын-

Керер урын тапмадым.

Кыйгы районында күп балалы гаиләләргә бүләк ителгән тавыклар өчен оялырга туры килмәс, район хакимиятендә бу эшкә җитди уйлап тотынганнар.

Пандемия вакытында ярдәмгә мохтаҗлык кичерүче кешеләргә гадәти азык-төлек тутырылган букчалар урынына йомырка тавыклары бүләк иткәннәр.

“Кешеләргә азык-төлек пакетлары таратсаң, ул озакка бармый бетәр, дип уйлаштык та, күп балалы, ярдәмгә мохтаҗ гаиләләргә йомырка тавыклары бүләк итәргә булдык. Ичмасам, алар көн дә йомырка салачаклар. Гаиләгә көн дә ярдәм кереп торачак, дигән карарга килдек. Яхшы токымлы йомырка тавыклары хуҗаларына әле озак хезмәт итәчәк. Әйе, әлегә сигез гаиләгә генә мондый ярдәм күрсәтелде. Әмма без ярдәмебез моның белән генә тукталмас, дип ышанабыз», — дип белдерде Кыйгы районы хакимият башлыгы Зөһрә Гордиенко.

Йомырка тавыклары белән бергә гаиләләргә кишер, чөгендер, кыяр, кабак орлыклары да бүләк иткәннәр. Балалар эшкә дә өйрәнеп үсәр, үз бакчаларында үскән витаминнар файдалы да булыр.

Чыганак: "Өмет"

Бәйле