- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- Viber
- Skype
- Telegram
Федерация Советы әгъзасы Владимир Кравченко банк берләшмәсенә РФ гражданнарына ярдәм итүнең тагын да киңрәк чаралары, шул исәптән тулы кредит амнистиясе мөмкинлеге турында фикер алышырга тәкъдим итте, дип хәбәр итә РИА «Новости».
Элегрәк Россия Федерациясендә физик затларга, шәхси эшмәкәрләргә (ИП), шулай ук кече һәм урта бизнеска кредит каникулларын үткәрү хокукын бирүче закон кабул ителгән иде.
Сенатор сүзләренчә, май азагына кредит каникулларыннан 1,8 миллион россияле файдаланган, аларның 15 проценты гына — яңа кагыйдәләр буенча.
“Шулай итеп, россиялеләрнең 85 проценты хөкүмәт тәкъдим иткән кагыйдәләрдән файдалана алмады», — дип уртаклашты Кравченко.
Россия парламентының югары палатасы вәкиле ассызыклаганча, кредит оешмалары яңа нормалар буенча эшләргә әзер түгел, шул ук вакытта кризистан зыян күргән кешеләргә ярдәм итүнең тагын да киңрәк формалары кирәк.
“Аеруча зыян күргән гражданнар өчен тулы кредит амнистиясе мөмкинлеге, каникулларны ел ахырына кадәр озайту мөмкинлеге турында фикер алышырга тәкъдим итәм”, — дип нәтиҗә ясады сенатор.
Чыганак: МК