Татарстанда исерек хатын-кыз 95 яшьлек Бөек Ватан сугышы ветеранын талый

-- Лейла

Тикшерүчеләр Азнакайда яшәүче 35 яшьлек хатынга карата җинаять эшен тикшерүне төгәлләделәр. Ул РФ Җинаять кодексының 161 маддәсенең 2 өлешендә каралган җинаять кылуда гаепләнә («талау»), дип хәбәр иттеләр ТР буенча Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәтендә.

Тикшерү версиясе буенча, апрель аенда шикләнелүче исерек хәлдә булганда танышына акча алырга кергән. Аны танышының әнисе-95 яшьлек Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны каршы ала. Пенсионер ханым аңардан китәргә сораса да, кунак ветеранның кесәсендә акча яткан яулыкларны күреп ала. Зыян күрүчене идәнгә аударып, хатын 50 мең сум булган яулыкны тартып чыгара һәм кача.

Берничә тапкыр җинаять җаваплылыгына тартылган хатын үз гаебен тулысынча таныды.

Җинаять эше судка тапшырылган.

Чыганак: "БИЗНЕС Online".

Бәйле