«Элвин Грей каракмы?»

-- Лейла

Популяр җырчы Элвин Грей-Радик Юльякшинның әнисе улы белән бала чакта булган бер вакыйганы сөйләгән. Бу хакта Радик социаль челтәрдәге шәхси сәхифәсендә язылучылары белән дә бүлешә.

Әни сөйләгәннәрне сезгә дә язам. Аның авызыннан, — ди ул.

“Радикка 11 яшь тирәсе иде. Өйдә үзенә күңелсез булмасын дип, үзем белән төзелешкә алдым. Төшке аш вакытында балта осталары китте, сакчы урынында тыныч кына утыра, бар да яхшы. Без дә кызлар белән җыелыштык, ә улым уйнап калды. Бер урында гына утырып тора белми торган бала ирләрнең эшли торган урынын тикшереп карарга булган. “Ник монда барысы да аунап ята?”, дип уйлаган ул һәм барлык инструментларны да пакетына тутырган. Пакет өстенә такта кисәкләре салган. Үзенең “мөһим” эшен тәмамлаганнан соң безнең янга төшке аш ашарга килде.

Аннан исә: “Әни, мин монда үземә эш таптым, өйгә кайтам”, — дип миңа пакетны күрсәтте дә, кайтып китте. Төшке аштан соң төзелештә инструментлар югалганы ачыкланды. Сакчы чит кешеләрне күрмәгән, әмма соңрак төзелештә кечкенә малай килгәнен һәм аның кулында пакет та булганын искә төшергән. Кич белән өйгә кайтсам… минем эшчем барлык инструментларны да җәеп салган да, бик зур канәгатьлек белән утыра.  ⠀ «Мин бит аларны урламадым. Абыйлар үзләре ташлап калдырган иде!”, -ди.

Мин аны сүкмәдем. Икенче көнне барысын да кире эшкә алып бардым һәм гафу үтендем”. -Мин бит урламаганмын?- дип язган җырчы.

Чыганак: Шәһри Казан

Бәйле