Татарстанда авырулар нигә инсультны дәвалаудан баш тарта?

-- Лейла

Тромбом белән пациентны инвалидлык яки үлемнән саклап калу өчен, махсуслаштырылган ярдәмне беренче өч яки дүрт сәгать эчендә күрсәтергә кирәк.

Татарстанлылар, коронавирус йоктырудан куркып, инсультны дәвалаудан баш тарта башлады, дип хәбәр итте «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш белгеч-ангионеврологы Динә Хәсәнова.

Динә Хәсәнова аңлатканча, республикада бер ел эчендә уртача инсульт белән 18 мең мөрәҗәгать теркәлә, әмма мондый чакырулар пандемиясе аркасында кими бара.

Инсульттан үлүчеләр саны югары, ләкин хастаханәгә мөрәҗәгать иткәндә 93-95 очракта 100 пациентның гомерен саклап кала алалар. Ярдәм симптомнар барлыкка килгәннән соң беренче 3-4 сәгать эчендә күрсәтелергә тиеш.

Чыганак: МК

Бәйле