Педагог укучыларны имтиханнарга әзерләгән булган.
Калининградның 23нче лицееннан чыгарылыш сыйныф укучыларын БДИ тапшыруга әзерләгән җәмгыять белеме укытучысында коронавирус ачыкланган. Бу хакта өлкәнең мәгариф министры Светлана Трусеневага сылтама белән ТАСС хәбәр итә.
Аның сүзләренә караганда, педагог дәваханәдә, аның хәле тотрыклы дип бәяләнә.
Булган мәгълүматларга караганда, педагог өч һәм дүрт укучы белән ике консультация үткәргән. Әйтүләренчә, аларның һәркайсысының температурасын үлчәгәннәр, балалар бер-берсеннән ике парта аша утырган, битлекләр кигән булган, дезинфекция чаралары белән файдаланганнар. Аларда коронавирус инфекциясе ачыклануы турында хәбәр юк.
Чыганак "Кызыл таң"