Баланы коткарам дип үзе батып үлә

-- Лейла

Эссе көннәр башлану белән республикадагы сулыкларда батып үлүчеләр арта башлады.  8 июньдәге фаҗига беркемне дә битараф калдыра алмый, чөнки монда балалар ваемсызлыгы да, өлкәннәр батырлыгы да, фаҗига дә бар.

Барысы да башкаланың Агыйдел күпере янындагы «Кояшлы» пляжында булган. Яшь егетләр компаниясе саф һавада ял иткән, бәла булыр дип беркем дә күз алдына китермәгән. Янәшәгә генә балалар төркеме килеп урнашкан.

Кинәт аларның берсе бата башлый. Шул чакта өлкәннәр баланы коткарырга суга ташлана һәм баланы ярга алып чыга, ул исән кала, тик коткаручыларның берсе — 19 яшьлек егет — суда хәлен югалта һәм батып үлә.

Водолазлар, һәлак булган егетнең мәетен судан табып, аны полиция хезмәткәрләренә тапшырган.

Бала гомерен үзенеке бәрабәренә саклап калган егетнең якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз.

 

Шулай, кемдер башка кеше гомерен коткарырга суга ташлана, ә кемдер суга исерек хәлдә үзе кереп бата.  Узган ялларда Булгак авылы янындагы күлдә исерек ир батып үлгән, аны коткарырга беркем дә ташланмаган.

Чыганак: Кызыл Таң

Бәйле